Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Йолдызлар

Әнвәр Нургалиев: «Кешенең җавапсызлыгына шаккатам»

***

Фото: «Татар-информ»

Җырчы Әнвәр Нургалиев авыл халкының тәртипсезлегенә, җавапсызлыгына зарлана. Артистның бик тә игелекле эшкә керешүе – бертуган абыйсының нигезе ташландык рәвештә ятуына борчылып, ул урында парк, күл ясарга җыенуы хакында язган идек. Әнвәр Нургалиев инде төзекләндерү эшләрен башлап та җибәрде. Күлнең ярларын ныгытты, тирә-ягына яшь чыршы үсентеләре утыртып чыкты. Ләкин күршеләрнең йорт хайваннары зыян китергән.

«Менә бу чыршыларны күршеләрнең кәҗәләре ашап чыккан. Күрше дисәң… Аңлый алмыйм мин моны... Безнең авылда чыршы утырткан кеше бөтенләй юк иде. Коточкыч. Кәҗәләр «бәреп чыккан». Ничек шундый мөнәсәбәттә булып була икән? Һәр төп шулай. Кешенең җавапсызлыгына шаккатам.

Йөрәгем авыртты бу тамашаны күреп. Әйләндереп алынган территориягә кереп ашаганнар. Авылда нибары 10-12 гаилә яши. Мин аларга яхшы булсын, матур булсын дип тырышам. Күл, парк ясамакчы идем. Бу чыршылар яңадан тернәкләнмәячәк инде, тернәкләнсәләр дә, ямьсез булып үсәчәкләр. Әле ярый калган агачларны утыртырга өлгермәгән идек», – дип сөйләде ул сторисларында.

Интертат 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев