Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Йолдызлар

Әнвәр Нургалиев: «Бәхил бул ... Кабат очрашулар язмаган шул...»

Татарстанның атказанган, Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиев кайгылы хәбәр белән чыкты.

Махсус хәрби операциягә озаткан фанаты яу кырында һәлак булган.

Бу хакта ул социаль челтәрләрендәге сәхифәсендә уртаклашты.

– Минем концертка килгән иде. Шунда аралашып киттек. Икенче көнне иртән шалтыратты: "Әнвәр абый, без бүген китәбез. Мине озатырга килә алсаң, бик шатланыр идем", – ди. Йокыдан да айнып та бетмәгән идем, тиз-тиз җыендым да чыгып киттем. Уфа-арена янында очраштылар. Азамат мине күреп шаккатты. Килмәс дип уйлагандыр инде. Аның ихлас, чын күңелдән шатланганын белсәгез. Кочаклый, кулларны кыса. "Исән-сау әйләнеп кайтырга язсын", – дип озатып калган идем. Махсус хәрби операция зонасында булганда да хәбәрдә тордык. Кабат очрашулар язмаган шул... Әйе, туган да түгел, әмма йөрәк елый. Кайгылы хәбәр килгәч, күз яшьләрен тыя алмадым. Ни өчендер бу бала күңелемә кереп калды. Шундый акыллы егет иде, бик кызганыч. Әле күптән түгел генә: "Тормыш иптәшемнең концертыгызга киләсе килә, сезгә атап әйберләр дә чиккән", – дип язган иде. Урыннары оҗмахта булсын, – ди җырчы. 

Илгизә Галиуллина, Шәһри Казан

Фото: "Татар-информ" архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев