Алсу Фазлыева: «Соңгы көнгә кадәр яшәреп йөрдек»
Җырчы чынга ашкан хыялы хакында сөйли
«Токсикозның нәрсә икәнен мин Зифа белән генә белдем. Итле әйберне хәтта исни дә алмаган идем.
Минем хәлемне күреп, күпләр: “Кыз булачак!” - дип әйтте. Зифа белән йөкле чакта күпчелек җиләк-җимеш кенә ашадым. Хәтерлим, әнинең туган көненә җыелдык. Әле бер кеше дә белми иде минем йөкле икәнемне. Әмма халәтемне күреп, барысы да аңлап алдылар. Аннары иптәш кызым туган көненә чакырды:
“Алсу, син яраткан каз итен пешердем», - ди. Ул да белми авырлы икәнемне.
Ул каз итен ашау түгел, аңа карый да алмыйм.
«Эльвира, тамагым тук, ашыйсым килми, каз итен өйгә төреп җибәр әле, аннары ашармын», - дип сорап алдым. Тик мин аны барыбер ашамадым.
Баланың җенесен бит соңгы көнгә кадәр яшәреп йөрдек. Әмма токсикозымны күреп бар кеше дә УЗИга әйләнгән иде. Бертавыштан: “Кыз!” - диделәр. Әмма мин кыз туасына ышанмый идем, миннән малайлар гына туар төсле иде… Хыяллар чынга аша икән!»
Чыганак:Татар Эстрада
Фото: Азат-Алсу Фазлыевлар Вк төркеменнән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев