Алинә Кәримова: «Шундый тәкъдим ясагач, куркып калдым»
“Онытылыр димә”: Хәния Фәрхи җырларын Алинә Кәримова башкарачак.
Быел август ахырында Казанда Хәния Фәрхи җырларыннан торган “Онытылыр димә” дигән концерт узачак. Ул легендар җырчыбызның 65 еллыгына багышлана. Анда Хәния Фәрхи җырларын Алинә Кәримова башкарачак.
“Шундый тәкъдим ясагач, куркып калдым. Чөнки минем өчен бу – бик җитди нәрсә. Бераздан ризалаштым. Аллаһка тапшырдым. Легендабыз Хәния апабызның рухы шат булсын, һәрбер искә алуыбыз аңа дога булып барып ирешсен”, – дигән Алинә Кәримова социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
Тамашачылар бу идеяне хуплаган. “Алинә, бик матур җырлыйсың. Икенче Хәния”, “Әйе, тавышың бик туры килә, Алинә. Ульяновск Сабан туенда ишетеп, бик исем китеп, Хәнияне искә төшереп, сиңа уңышлар теләп, елый-елый тыңладым”, “Шикләнеп, икеләнеп тормагыз. Сез – Хәния апаның лаеклы дәвамчысы”, – дигәннәр.
Алинә Кәримовага сәхнәдәш дуслары да уңышлар теләгән. “Наканистыыыыы”, – дип, сөенгән Вадим Захаров. “Күптән кирәк идее”, – дип кушылган Гөлсирин Абдуллина. “Алинә, уңышлааар! Твой голос – это что-то”, – дип хуплаган Гөлназ Асаева.
Концертны Уфада да көтеп калалар дип яза Интертат.
Автор:Язгөл Сафина
Чыганак:«Өмет» гәзите | газета «Омет»
Фото: https://intertat.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев