Әлфинә Әзһәмова: «Мин гайбәт, талашулар белән популярлашкан җырчы түгел»
Әлфинә Әзһәмова «Россия-1» телеканалында Андрей Малаховның «Песни от всей души» тапшыруында катнашып кайтты.
Фото: «Ватаным Татарстан» сайтыннан алынды
– Әлфинә, тапшыруга ничек эләктегез?
– Бу тапшыруда катнашырга теләүчеләр күп икән. Хәтта чит илләрдән дә теләк белдерүчеләр бар, диделәр. Андрей Малахов үзе: «Без үзенчәлекле тавышлы кешеләрне бөтен Россия буенча эзлибез», – ди. Тапшыруның мөхәррирләре кемнеңдер сәхифәсендә 1998 елда авылда стенага эленгән келәм янында басып җырлаган видеоязмамны күргәннәр дә номерымны табып шалтыраттылар. Алар минем сәхнәгә 40 яшьтән соң гына чыгып, бүген дә популяр булуыма шаккаткан.
– Сез бу тапшыруга барган беренче татар җырчысы түгел, русча җырлап кайтучылар да булды. Рәхәтләнеп татарча чыгыш ясадыгыз. Ничек җырлауны анда кем хәл итә?
– Минем татарча җырлавыма каршы килүче булмады. Бер куплет русча да җырларсың, диделәр. Өченче җырны сәхнәдә җырлаттылар. Мин алар соравы буенча бик күп җырларымны җибәргән идем. Күрәсең, халыкны дәртләндереп, кәефне күтәрә торган җыр кирәк булгандыр. «Сине күргән көннән генә» дигән җырны сайлап алганнар. Халык бик ошатты, кушылып биеделәр дә.
– Төшерү процессы ничек узды?
– Тапшыруны төшерү дүрт сәгатькә сузылды. Анда администраторлар бик күп. Һәммәсе үз эшен төгәл башкара, бар да яхшы оештырылган. Андрей Малаховның сораулары да күп иде. Аның юмор хисе көчле икән. Безне рәхәтләнеп көлдерде. Миңа исемемне дөрес итеп, хөрмәт белән «Альфина Азгамова» дип эндәшүе ошады. Алайса минем исемне еш кына бозып, «Әлфия Әгзамова» дип әйтәләр, я язалар. Мин үз исемемне дөрес әйткәнне яратам. Андрей Малахов бөтен кешегә дә игътибарлы. Тапшыру тәмамланганнан соң фотога төшәргә дә үзе чакырып алды.
– Тапшыруда катнашуны гаиләгез ничек кабул итте?
– Гаиләм шатланып кабул итте.
– Федераль каналда чыгыш ясау артист буларак нинди хисләр уятты?
– Ниндидер иҗади көч өстәде. Халыкка кирәк икәнеңне тагын да аңлыйсың.
– Ничек уйлыйсыз, эстрада сәхнәсендә сез килгән чорда тамашачы мәхәббәтен яулау авыр идеме, әллә бүген авырракмы?
– Мин сәхнәдә инде 23 ел. Халык мәхәббәтен яулап алу элек тә авыр булмады, хәзер дә авыр түгел. Чөнки репертуарымны, җырларны сайлый беләм. Кайсы җырымны гына алсак та, һәрберсе – хит.
– Сез – тамашачы өчен һәрвакыт ачылып бетмәгән сер. Интервьюлар да еш бирмисез. Кайбер артистлар: «Кеше күз алдында булмасаң, популярлык югала», – ди. Ә сез онытылудан курыкмыйсызмы?
– Мин интернетта гайбәт, талашулар, аерылышулар белән популярлашкан җырчы түгел инде. Гомумән, үзем турында сөйләргә яратмыйм. Шәхси тормышны халыкка чыгару дөрес түгел дип саныйм. Әйе, ул халыкка кызык. Ләкин мин моңа каршы. Тамашачы минем җырларны гына тыңларга тиеш, дип саныйм. Акчаң булса, җырчы булып була, диләр. Юк, алай түгел. Тавышы, җыры булмаган кайбер җырчылар, миллионнар түгеп, сәхнәгә менәргә тырыша. Ләкин талант булмаса, алай гына үсеп булмый. Күбесе югалып та калды бит… Кредитлар алып, концерт куючылар да бар. Кирәк микән ул? Алай итеп кемгә нәрсә исбатлыйсың? Мин моны үзем аңлап бетермим.
– Сез башка артистлар белән аралашасызмы?
– Мин күбрәк яшьләр белән аралашам. Алар белән шулкадәр рәхәт, дәрт биреп торалар. Яшь җырчыларны бик яратам.
– Яңа җырлар яздырасызмы?
– Әйе, яздырам. Аларны улым Илмир Әзһәмов музыкаль мәйданчыкларга урнаштырып тора.
– Әлфинә өчен бу тормышта иң кадерлесе – нәрсә?
– Сәламәт булу. Якыннарымның, балаларымның, оныкларымның, киленнәремнең сәламәтлеге – беренче урында. Бүгенге популярлыгымнан, миңа булган игътибардан канәгатьмен. Яңа җырларымны халыкка җиткерергә, аралашып торырга язсын. Иҗатымны яратучы тамашачыларымны бик хөрмәт итәм.
(Кыскартып алынды)
Энҗе Шәйхетдинова. «Ватаным Татарстан»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев