«Нинди офицер белән танышса да, тегесе һәлак була...» (Бөек Ватан сугышы елларыннан истәлекләр)
Фронтта булганнарның башларыннан кичкән вакыйгалар бер-берсеннән әллә ни аерылмый торгандыр, төрле хәлләр булган. Бер абзац – бер тарих...
«...Кайдадыр Белоруссиядә пехота биш немецны пленга алган һәм аларны миңа тапшырдылар, чөнки асрар урыннары юк иде. Ә шундый хәл килеп чыкты, боларны берничек тә тылга озата алмадым. Шуңа күрә ике атналап минем уку дивизионында яшәделәр. Һәм нәрсә уйлыйсыз? Алар минем солдатлар белән хәтта дуслаштылар да кебек һәм беркем дә аларга карата бернинди агрессия күрсәтмәде... Ә үзләре, алар өчен сугыш тәмамланганга, ничек шат иде!».
«...Безнең белән шәфкать туташы, Мәскәү кызы Валя разведкага йөрде, ут кыз иде! Яралыны калдырып кына кара, шунда ук пистолетын тартып чыгарып: «Хәзер үзеңне атып үтерәм!» - ди. Әмма бәхетсез иде, нинди офицер белән танышса да, тегесе һәлак була...»
«Я помню» фонды сайтыннан Гөлнара Вәлиева тәрҗемәсендә
Фото: freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев