Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Җиңү-80

«Йолдызлык» («Созвездие») балалар бакчасында «Поющий май» фестивале узды

Яшел Үзәннең 10нчы «Йолдызлык» («Созвездие») балалар бакчасында «Поющий май» марафоны узды.

Чара Бөек Җиңүнең 80 еллыгы – Кызыл армиянең һәм совет халкының 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында нацист Германиясен җиңү бәйрәме, алдыннан үткәрелде.

Фестивальне, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт Гимннарын башкарып, педагоглар һәм тәрбияләнүчеләр ачты, балалар шулай ук сугыш чоры һәм бәхетле балачак җырларын тәкъдим итте. Җиңү көненең төп җырын хор белән башкару фестивальнең кульминациясе булды. Аны чарада катнашучылар гына түгел, ә тамашачылар – ата-аналар да җырлады. Биредә һәркем илебезне фашистлар Германиясеннән азат итүче бабаларыбыз белән горурланды, аларга карата чиксез хөрмәт хисен кичерде.

"Поющий май" фестивале балалар бакчасында ел саен үткәрелә торган традицион чарага әйләнде. Мондый чаралар балаларны Россия халкының традицион рухи-әхлакый һәм социаль-мәдәни кыйммәтләренә җәлеп итүгә, үсеп килүче буынны үз халкының тарихын һәм мәдәниятен, зур һәм кече Ватанын белүгә һәм хөрмәт итүгә юнәлтелгән.

Видео «Созвездие» балалар бакчасының ВК сәхифәсеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев