Илләрен дә, диннәрен дә саклап калучылар – Герой
Беләсезме, минем өчен кем ул герой? Ул дөньяның ачысын да, төчесен дә, ачлыгын да, ялангачлыгын да, сугышын да, афәтен дә, кайгысын да, толлыгын да «полностью и целиком» татыган кадерле дәү әнием – Гыйбадулла кызы Суфия. Хәер, бер дәү әнием генә дә түгел, сугыш чорында алар урамының бар хатын-кызы, ә юк, алар урамыныкы гына да түгел икән әле, ә бар авылныкы, юк, юк, бар авылныкы гына да түгел, ә туган илебезнең шул катлаулы чордагы бар хатын-кызы герой икән минем өчен...
Минем өчен кем икән ул герой бүген? Әлбәттә, герой дигәнебез, беренче карашка, физик яктан нык көчле, дошманнарга аяусыз, курку белмәс каһарман булган кеше генә булырга тиеш кебек. Әмма герой бит физик яктан пәһлеван, зур, таза да булмаска мөмкин әле. Ә менә рухи яктан нык, иманы сәламәт, күңеле саф, нияте изге булып, гомер буе ил дип, дин дип, гаилә дип, балалар дип хезмәт һәм тырышлык куйса, андый затларны ник әле герой дип атамаска ди, ягъни мәсәлән.
Беләсезме, минем өчен кем ул герой? Ул дөньяның ачысын да, төчесен дә, ачлыгын да, ялангачлыгын да, сугышын да, афәтен дә, кайгысын да, толлыгын да «полностью и целиком» татыган кадерле дәү әнием – Гыйбадулла кызы Суфия. Хәер, бер дәү әнием генә дә түгел, сугыш чорында алар урамының бар хатын-кызы, ә юк, алар урамыныкы гына да түгел икән әле, ә бар авылныкы, юк, юк, бар авылныкы гына да түгел, ә туган илебезнең шул катлаулы чордагы бар хатын-кызы герой икән минем өчен. Сугыш чорында тылда, илләрен дә, диннәрен дә, балаларын да ачлык, ялангачлык афәтеннән саклап калган шул апайлар герой минем өчен бүген. Эчкерсез, беркатлы, самими карашлы, кояшта кара янган җыерчыклы, әмма сөйкемле йөзле, сөялләнеп беткән кытыршы, әмма йомшак куллы апалар, авыр эшкә ирләре юк бит дип, кул кушырып утырмаган, урманын да кискән, окопын да казыган, «семенасын» да ташып, игенен дә чәчкән, урагын да урган. Сугышта дошманга каршы аяусыз көрәшкән ирләрен һәрчак искә төшереп, тиз генә елап алып, әмма шул ук вакытта һич кенә дә дөньясын онытып, аптырап та калмыйча, баш – аяклары белән тагын колхоз, урман, йорт эшенә чумган шул апалар кадерле миңа бүген. Эш күплеккә сылтап намаз калдырмаган, ризык юк дип тормый, барыбер сәхәренә торып, эсселектән аңкау ябышырлык кызу урак өстендә дә уразасын тоткан шул ихлас әби-апалар үрнәк миңа бүген. Карамалы Таудан «икмәк» дип, юлсыз юлдан чана тартып, кышкы салкыннарда поезд асларына сузылыплар ятасы килгән вакытларда да, андый вәсвәсә уйны иманнары ныклыгы белән күңелләреннән куып: «Тукта, өйдә ачлыктан тәрәзәдән күзен алмый көтеп торган балаларым бар бит минем», – дип, авыр юлны янә дәвам итеп һәм барыбер дә кайтып җитеп, ризык белән якыннарын сөендергән шул апай-әбиләрем чын каһарман миңа бүген. «Налог» дигән булып, актык сарык-кәҗәләрен алып чыгып китеп тә, хөкүмәткә, агентларга тел-теш тидермәгән, заманы шул иде бит, дип, ихлас шөкер итә белүче шул гап-гади апайлар туган илемнең чын ватанпәрвәрләре миңа бүген. Ирләре хәбәрсез югалып, инде кайтмаслыклары тәгаен билгеле булып та, әмма барыбер саф вөҗдан белән ирләрен гомер ахырларына кадәр сабырлык һәм тыйнаклык белән көтүче шул тол апа-әбиләр хөрмәтле миңа бүген. Башкалар кебек «льготалардан» файдаланмасалар да, шулай булырга тиештер инде, ил белән күрәбез, ил белән күтәрәбез дип, дәүләткә, Сталинга тырнак
очы кадәр дә үпкә сакламаган, моны Аллаһның бер сынавы дип тыныч кына кабул итеп, күркәм сабырлык белән гомер иткән дәү әниләрем чын милләтпәрвәр, патриот миңа бүген. Нинди генә халәттә дә Аллаһны телдә генә түгел, ә йөрәктә йөрткән дәү әниләрем чын ихлас һәм тәкъва миңа бүген. Сугыштан соң дәү әнигә бик катлаулы операция ясыйлар, «общий наркоз» белән. Хирург – Василий Петрович, безнең милләт кешесе түгел. Операция уңышлы узып, үзенә рәхмәт әйтергә җыелган туганнарына ул: «Бу хатынны мин коткардым дип, миңа рәхмәт әйтмәгез. Мин түгел, Алласы коткарды аны, чөнки операция дәвамында һаман Аллаһ, Аллаһ, Аллаһ дип, искә алып, Аллаһка таянып ятты ул, аңсыз килеш», – ди. Йә әйтегез инде, әгәр Аллаһ Тәгалә күңелдә булмаса, наркозда, аңсыз чакта буламы икән шулай Аллаһны тел белән зикер кылып?
Була, ди, динебезнең зур галиме Рамадан Бути хәзрәтләре. Була, ди. Әгәр Аллаһ кешенең телендә генә түгел, ә менә йөрәгендә булса, зикер сулыш алган кебек табигый булыр, ди.
Шуңа да, җәмәгать, бүген барыбыз да, шул сугыш чорының фидакарь, ихлас, диндар затларына, нефть качалкалары кебек көн-төн хезмәттә булган әби-апа, хатын-кызларына һәрчак догада булсак иде. Бары бер җөмлә, тик ихластан:
Йә Раббым, аларга Үзеңнең җәннәтеңне насыйп ит, – диик.
Алмаз Шәйхенуров
Фотолар авторның гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев