«Ядрә ярчыгы командирның башының ярты өлешен кисеп алды һәм...» (Бөек Ватан сугышы елларыннан истәлекләр)
Фронтта булганнарның башларыннан кичкән вакыйгалар бер-берсеннән әллә ни аерылмый торгандыр, төрле хәлләр булган. Бер абзац – бер тарих...
«...Бервакыт үземнең күзәтү пунктында торам, тынлык, шуңа рота командиры белән прәме окопта шахмат уйнарга булдык. Патроннар әрҗәсе өстенә тактаны куйдык та, уйныйбыз. Һәм, кинәт «артналет» – немецлар еш мондыйны куллана, без дә аннары алардан калышмадык. Шул вакытта ядрә ярчыгы командирның башының ярты өлешен кисеп алды һәм миле шул масса шахмат тактасына килеп төште... Шуннан бирле бер тапкыр да шахмат уйнаганым юк, чөнки шахмат тактасын күрү белән әлеге коточкыч картина күз алдыма килеп баса...»
«...Алгы сызыкка фронт бригадалары барды, дисәләр, бу миндә елмаю уята. Менә фронтта никадәр булдым, бернинди артистлар бригадасын, бер генә тапкыр да күрмәдем. Алар дивизиянең команда пунктыннан узмады».
«Русларда иң шәп пароль – сүгенү. Сиңа, заданиегә барганда, пароль бирәләр, ә озаграк торсаң, пароль үзгәргән була. Син заданиедән кайтасың һәм үзеңнекеләр ата башлый. Бу очракта бердәнбер исән калу ысулы – сүгенү. Җиде катлап тотынасың, шунда ук ату туктала».
«Я помню» фонды сайтыннан Гөлнара Вәлиева тәрҗемәсендә
Фото: freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев