Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Җиңү-80

«Җегет» бабакаебыз Шәүкәт абый Гыйззәтуллин Бөек Җиңүнең 80 елы уңаеннан юбилей медале белән бүләкләнде

Редакциябезнең яраткан, инде безнең социаль челтәрләребез аша да, газетабыз битләреннән укып та күпләргә таныш, 90 яшен тутырырга җыенган «җегет» бабакаебыз Шәүкәт абый Гыйззәтуллин бүген дә шатлыгы белән уртаклашырга керде. Кермичә каламы соң инде! Ярата бит ул безне!

Шәүкәт абый Ленинград блокадасында исән калган бала, шуңа 9 май аның өчен бик тә кадерле бәйрәм. Хөкүмәтебез дә аны онытмый, әнә Бөек Җиңүнең 80 елы уңаеннан юбилей медале белән бүләкләгәннәр үзен.

Ветеранга исәнлек-саулык, озын гомер һәм гел шундый яшь күңелле, оптимист рухлы булып калуын телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев