Бөек Җиңү көне якынлашкан көннәрдә бәйрәм хисләре ташып тора
Дустыбыз, Ленинград блокадасын кичкән Шәүкәт абый Гыйззәтуллин көн аралаш булса да, хәлләребезне белеп, изге теләкләрен юллап чыгып китә. Бу юлысы да шатлыгы белән уртаклашырга кергән.
Юбилейлы дата уңаеннан менә шундый истәлекле бүләк тапшырганнар үзенә. Чәй сервизы белән йомшак плед та бар икән. Бик матур, затлы. Өлкәннәребезне шулай сөендерүләре куанычлы күренеш. Котлыйбыз, Шәүкәт абый. Бүләкләрең өстәүле булсын!
Егетләр кебек инде, сөбеһанАллаһ!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев