«А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ Бөек Җиңү белән котлавы
Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтле яшел үзәнлеләр!
Халкыбызның Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 80 еллыгы уңаеннан ихлас котлауларны кабул итегез!
Бөтен ил белән бергә «А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ ел саен Бөек Җиңүне бәйрәм итүгә әзерләнә. Горькийлылар Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарны искә ала, фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре турында мәгълүматны бөртекләп җыя һәм саклый. Чөнки тыныч вакытта туган һәр буынга, үз гомерләре бәрабәренә җиңү яулаган, Ватаныбызның азатлыгын, намусын һәм абруен саклап калган кешеләрне белү һәм истә тоту бик мөһим.
Бөек Җиңү өчен, араларында безнең предприятие хезмәткәрләре дә булган, миллионлаган ватандашларыбызның гомерләре белән түләнде. Заводтан фронтка илебезне немец фашистларыннан сакларга 2800 кеше китә, ә 830ы гына кайта. Алар барысы да Ватанны батырларча саклап, күбесе Берлинга кадәр барып җитә. Бүген без аларның һәрберсенә тирән ихтирам белән баш иябез.
Җиңү өчен көрәш тылда да бара: бу изге көнне кечедән алып олыга кадәр хәленнән килгәнчә якынайта. Без тәүлекләр буе станок янында басып, фронтны бөтен кирәк-яраклар белән тәэмин итүчеләрнең хәрби һәм хезмәт батырлыкларын тирән хөрмәт итәбез. Завод хезмәткәрләре кулы белән 77 бронекатер, шулай ук, 13 көймәләргә каршы торучы корабль, 4 торпеда катеры, 8 рейд һәм 9 елга көпчәкле буксиры, 5 трал баржасы, 6 бража төзелә. Моннан тыш, заводтан фронтка 4 миллионнан артык артиллерия снаряды, меңләгән зенит пулеметы, авиация бомбалары һәм башка бик күп кирәк-ярак җибәрелә.
Бөек Җиңү көнен күрмәгән, әсирлектә һәм концлагерьларда җәфаланган, сугышларда, бомбага тоту һәм атышлар вакытында һәлак булган, тылда ачлыктан һәм салкыннан үлгән һәркем өчен йөрәгебез әрни.
Елдан-ел геройларыбыз азая бара. Безнең предприятие ветераннары сафы да сирәгәя: бүгенге көндә завод ветераннар советы составында нибары 2 Бөек Ватан сугышында, 1 Венгрия вакыйгаларында катнашучы, 33 тыл хезмәтчәне калды. Ләкин без аларның үлемсез батырлыгы турында беркайчан да онытырга тиеш түгел. Тирән хөрмәт сезгә, җиңүчеләр буыны! Без барыбыз да сезнең алда бурычлы!
Кызганычка, фашизм һәм нацизм идеяләре яңадан үзләрен сиздерде. Бүген Россия хәрбиләре, батырлыклары, тәвәккәллек һәм каһарманлыклары белән, дөнья өстенә килеп баскан реаль куркынычка каршы тора. Бу көнне без хәрбиләребезгә рәхмәтебезне белдерәбез, Украинадагы махсус хәрби операция кырларында гомерләрен биргән сугышчыларның якты истәлеге алдында баш иябез.
Кадерле дуслар! Сезгә ихлас күңелдән ныклы сәламәтлек, озын гомер, тыныч күк йөзе, бәхет һәм иминлек телибез!
Александр Филиппов,
«А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ генераль директоры;
Павел Игнатьев,
«А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ профсоюз оешмасы рәисе
Реклама хокукында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев