Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе карда йөрүче техник чараларга тикшерү уздыра. Карда яисә бозда йөрүче машиналарны иярләгән егетләргә 20 февральдән дә калмый үзләренең техникаларын теркәргә кирәк. Махсус юл салынмаган карлы-бозлы җирдә һәм, хәтта, кырда йөрсәләр дә снегоход дип аталган машиналар дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясендә теркәлгән булырга тиеш. Машина теркәлгәч, аның хуҗасына...
Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе карда йөрүче техник чараларга тикшерү уздыра. Карда яисә бозда йөрүче машиналарны иярләгән егетләргә 20 февральдән дә калмый үзләренең техникаларын теркәргә кирәк.
Махсус юл салынмаган карлы-бозлы җирдә һәм, хәтта, кырда йөрсәләр дә снегоход дип аталган машиналар дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясендә теркәлгән булырга тиеш. Машина теркәлгәч, аның хуҗасына теркәлү билгесе, теркәлү турындагы таныклык һәм техосмотр талоны бирелә. «Снегоход» белән «А» категорияле таныклыгы булган кеше генә идарә итә ала. Бу таләпләр үтәлмәгән очракта машина хуҗасына штраф түләргә туры киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яшел Үзән шәһәре
Нет комментариев