Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Коммуналь хезмәтләр – товар ул,аның өчен вакытында түләргә кирәк

Муниципаль район халкының коммуналь хезмәтләр өчен 2011 елның 1 октябренә 188 миллион сум бурычы җыелган, шуның 138 миллион сумы - шәһәрдә яшәүчеләрнеке. - Муниципаль район территориясендә яшәүче халык узган 9 айда барысы 861 миллион сумлык коммуналь хезмәтләрдән файдаланды, шуның 835 миллион сумын түләде, - дип сөйли җитәкчеләр киңәшмәсендә шәһәрнең мәгълүмат-исәп-хисап...

Муниципаль район халкының коммуналь хезмәтләр өчен 2011 елның
1 октябренә 188 миллион сум бурычы җыелган, шуның 138 миллион сумы - шәһәрдә яшәүчеләрнеке.

- Муниципаль район территориясендә яшәүче халык узган 9 айда барысы 861 миллион сумлык коммуналь хезмәтләрдән файдаланды, шуның 835 миллион сумын түләде, - дип сөйли җитәкчеләр киңәшмәсендә шәһәрнең мәгълүмат-исәп-хисап үзәге директоры Елена Измайлова. - Шәһәр һәм район халкы коммуналь хезмәтләргә түләгәндә терминалдан, банкоматтан һәм акча түли торган бүтән төр җайланмалардан торган саен күбрәк файдалана: соңгы айларда өч кешенең берсе хезмәтләр өчен түләүнең шундый җайлы формасын сайлап алган.
Яшел Үзәндә мәгълүмат-исәп-хисап үзәге республикада беренчеләрдән булып 1998 ел ахырында төзелгән иде. Дистә елдан артык халык фатир, коммуналь хезмәтләр өчен бердәм квитанция буенча түли. Хәзерге вакытта мәгълүмат-исәп-хисап үзәге ай саен коммуналь хезмәтләрдән файдаланучы халыкка 57 меңнән артык бердәм квитанция бастырып җибәрә. 2006 елдан башлап үзәкнең www.irс-zelendol.ru адресы буенча порталы теркәлде.
Әлифел ТАРАЗОВА
Язманың тулырак вариантын газетаның 93нче санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X