Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Иман нуры

Ванна һәм бәдрәф бүлмәләре бергә булганлыктан, тәһарәт алганда ниятне юынырга кергәнче әйтергәме?

Ислам диненә, дин кагыйдәләренә кагылышлы сорауларның тагын бер өлешенә Әмәт бистәсе мәчете имам хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.

– Мин намазны үз алдыма пышылдап кына укыйм. Бактың исә кайбер намазны эчтән генә, кайсын кычкырып укырга кирәк икән. Шуларны аңлатып язсагыз иде, – дигән Мамадышта яшәүче ханым.

– Иртәнге, ахшам, ястү намазларын җәмәгать белән укыганда, артындагылар ишетсен өчен, имам кеше кычкырып укый. Өйлә һәм икенде намазларын имам да, җәмәгать тә пышылдап кына укырга тиеш. Ә хатын-кыз намазны өйдә ялгызы гына укыса, әйткән сүзләрен үзе ишетерлек итеп пышылдап укый. Ир-ат үзе генә укыганда, аңа иртәнге, ахшам һәм ястү намазларын кычкырыбрак укырга киңәш ителә. Пышылдап укыса да зыяны юк.

– Ванна һәм бәдрәф бүлмәләре бергә булганлыктан, тәһарәт алганда ниятне юынырга кергәнче әйтергәме? Бәдрәф булган җирдә бисмилланы әйтергә ярамый бит.
– Ниятне телдән әйтергә кирәк түгел, күңелдән әйтелсә, шул җитә. Тәһарәт алырга уйлагансың икән, шул ният тә булып тора. Унитазда нәҗес җыелып тормый, аны юдырып төшерәбез бит, шунлыктан кайбер галимнәр унитаз торган ванна бүлмәсен гади бер бүлмә дип карый һәм бисмилланы әйтергә ярый, диләр.

– Әбием, яулык бәйләп зур савап аласың килсә, аны ике почмагын китереп ияк астына бәйләп, җәеп ябарга кирәк, дия иде. Бу каян килеп чыккан сүз икән?
– Яулыкны җәеп япканда, җилкәләр дә каплана. Шуны күз алдында тотып, саваплырак була, дип әйтелгәндер. Хатын-кызлар башларын гына түгел, җилкәләрен дә капларга тиеш. Әбиләребез үзләре дә яулыкны дүрт почмаклап ябынган.

– Үземнең, авылда мәет булганнан соң, өч көн яулык ябып йөрергә кирәк, дигәнне ишеткәнем бар. Бу сүз каян килеп чыккан?
– Моның асылын белмим. Хатын-кызлар болай да гаурәтләрен каплап йөрергә тиеш. Өйдә чит кешеләр булмаганда, яланбаш та йөри ала...

Дилбәр Гарифуллина, Догалы йорт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев