Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иман нуры

Татар Наратлысы мәчетенең 25 еллык юбилее узды

Мәчетләр төзү – халыкның мәрхәмәткә һәм яктылыкка омтылуы ул. Татар Наратлысы авылында тарихның тагын бер яңа битен ачтык һәм ул безнең хәтердә күңелле вакыйга булып калачак. Бу – мәчетнең 25 еллык юбилее.

6 июль көнне авылыбыз имамы иртәнге тугыз сәгать утыз минутта бәйрәм намазын укыды һәм мәчет төзелүгә чирек гасыр узу хөрмәтенә нотык тотты. Бу истәлекле датаны уздыруны бөтен авылыбыз белән билгеләргә карар иттек һәм мәртәбәле кунаклар чакырдык: Ислам динен кабул итүгә 1000 ел тулу исемендәге Казан Югары Мөселман Мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, аның ярдәмчесе Харис Камалиев, Зеленодольск мөхтәсибе Гәбделхәмит хәзрәт Зиннәтул­лин килде. Тирә-як авыллардан хәзрәтләр дә үз хөрмәтләрен күрсәтте. Элекке «Ленин» исемендәге колхоз рәисе Хәлим Идиятуллин, «Комсомолец» колхозы авыл Советы рәисе Мөслимә Таһирова, Норлат сәүдә үзәге директоры Рамил Миргалиев, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты – доцент Рәшит Хөснетдинов һ.б., чарага килеп, шәхсән җылы теләкләрен җиткерде. Озак еллар халкыбызга тырыш һәм актив хезмәте өчен мәчетебез имамы Рәхимулла хәзрәт Гайнуллинга Мактау кәгазен тантаналы рәвештә Ильяс Җиһаншин тапшырды. Соңыннан Рәшидә Гурьянова Рәхимулла хәзрәтнең эшчән­леге турында сөйләде:

– Безнең авыл зур түгел, нибары 60 йортлы. Әмма анда бөтен нәрсә бар: юл, мәчет, балалар мәйданчыгы һәм башка бик күп нәрсәләр. Һәм болар барысы да имамыбыз Рәхимулла Ярулла улының авылыбыз киләчәге өчен кайгыртуы һәм тырышлыгы аркасында булдырылды. Нәкъ менә аның инициативасы белән күп үзгәрешләр күрдек. Ул, колхозлар таркалганнан соң, башка бик күп авыллар юкка чыккан кебек, безнекенең дә бушап калуыннан, юкка чыгуыннан курыкты. Татар Наратлысына мондый язмыш килмәсен өчен, иганәчеләр табарга тырышты, авылдашларына, шәһәр халкына һәм төрле оешмаларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итте, нәтиҗәдә без сезнең белән чәчәк аткан авылны күрәбез. Ул җаваплылык белән алынган эш – барлык мактаулардан өстен, – диде ул.

...1996 елда гомуми утырышта Татар Наратлысында яңа мәчет салу турында карар кабул ителде һәм Рәхимулла Гайнуллин имам итеп билгеләнде. Төзелеш эшләрен дә ул җитәкләде. Вәкил Касыймов урынбасары булды. Яңа иман йорты нигезеннән алып аена кадәр авыл халкы, кайтып яшәүчеләр, төрле оештыручылар һәм иганәчеләр көче белән салынды. Рәхимулла хәзрәтнең шәхсән һәм гаиләсенең бу төзелешкә бик күп көче, хезмәте һәм финанс ярдәме керде. Аның энтузиазмы аркасында төзелеш материаллары сатып алу, төзү һәм бинаны 1997 елда җиткерү мөмкин булды. Аннары эчке эшләр, җиһазлау дизайнер Рәшидә Гурьянова гаиләсе ярдәме белән башкарылды.

Шулай итеп, авылдашлар тырышлыгы белән, 2000 елның 1 июлендә 11 сәгатьтә Татар Наратлысында тарихи вакыйга булды – халыкны намазга чакырып, яңа мәчет манарасыннан тәүге азан яңгырады. Шул көннән бирле Рәхимулла хәзрәт авыл халкына дини хезмәт кенә күрсәтеп калмый, мәчет белән бәйле көнкүреш мәсьәләләрне хәл итә, иҗтимагый тормышта актив катнаша, мәчет тирәсен чисталыкта тота. Шулай ук, һәйкәл белән балалар мәйданчыгын да карап тора, үләннәрне чаба, тәртипкә китерә. Яше инде 85тән артып китсә дә, ул әле эшләвен һәм алдына максатлар куеп, аларга ирешүен дәвам итә. Аллаһ Тәгалә хәзрәткә озын һәм бәхетле гомерләр насыйп итсен, әле алга таба да уңышлары белән безне шатландырырга язсын…

(Кыскартып бирелде)

Язманың дәвамын газетабызның №28 (18 июль, 2025 ел) санында укырга мөмкин.

Рәшидә Гурьянова.
Татар Наратлысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев