Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иман нуры

Тәһарәт намазы нинди намаз ул?

Укучыларыбыздан төрле, мөһим һәм көтелмәгәнрәк сораулар җыелды. Аларга ачык һәм дәлилле җавап бирү өчен, без кабат мөселман тормышындагы төп җитәкчелеккә — Изге Коръәнгә мөрәҗәгать итәбез, ә аны аңлатырга хөрмәтле консультантыбыз, Җәмигъ мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Гатауллин ярдәм итә.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Тәһарәт намазы нинди намаз ул? Нәфел намазлары китабында бу хакта язылмаган. Аны укырга кирәкме, юкмы?

– Тәһарәт алганнан соң ике рәкәгать намаз укырга киңәш ителә. Бу хакта хәнәфиләр, шәфигыйлар һәм ханбалилар, шулай ук Мәлики мәзһәбеннән Кади Ийад сөйләгән. Госман Ибн Аффан шаһитлыгы буенча, тәһарәт алу хәдисендә ул: «Кем дә кем тәһарәт алса, аннары, чит бернәрсә турында да уйламыйча, ике рәкәгать намаз укы­са, аның элек кылган гөнаһлары кичереләчәк», – дигән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев