Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Иман нуры

Су эчертү – иң кыйммәтле сәдака

Яшел Үзәнебез уртасында балкып утырган «Җәмигъ» мәчете территориясендә, һәркем кереп эчә яки кирәккә савытка тутырып алырлык чиста сулы «Чишмә» узган шимбәдә тантаналы рәвештә ачылды.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Су чыганагы «Чишмә» проекты буенча төзелде һәм безнең шәһәрдә аның беренчесе узган елның май аенда «Тынычлык» мәчете янында гамәлгә тапшырылган иде. Проект Ильяс Гыймадов рәислегендәге республикабызның «Меценатлар» ширкәте эшмәкәрләре, «Кеше приюты»на нигез салучы Азат Гайнетдинов, мөхтәсибәт һәм шәһәр җитәкчелеге ярдәме белән тормышка ашырыла. Әлеге эшмәкәр егетләр исәбендә игелекле гамәлләр бихисап, чөнки алар хәйриячелек, мохтаҗларга ярдәм күрсәтү, милләткә, халкыбызга хезмәт итүне яшәү рәвеше иткән. Шул ук көнне түгәрәк өстәл артында тәкъдир ителгән полилингваль мәктәп проекты – моңа тагын бер дәлил. Аның турында соңрак, ә хәзергә чишмә ачылу тантанасын сөйлик.

Су – дөньяда терек­лек нигезе. Аның кыйм­мәте турында Коръәндә дә язылган (су анда 63 тапкыр телгә алына). Кешеләрнең бер йотым суга тилмерәчәк заманнар киләчәге турындагы куркыныч хикәятләрне әбиләребез сөйләвеннән хәтерлибез. Ә бит бүгенге яшәешебезгә игътибар беләнрәк баксак, эчәр су дефициты инде ярылып ята. Шуңа, «Чишмә» проектының тормышка ашырылуы – халык өчен бик зур бүләк, шундый бушлай су чыганакларының ачылу тантанасы – җитди чара. Аннан, ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да читтә калмады, мәчет ишегалдына җыелган яшел үзәнлеләрне сәламләде һәм чыгышында суның иң кадерле нәрсә булырга тиешлеген үз эченә алган хәдисне сөйләп узды:

– Сәид бине Убадәт бервакыт Мөхәммәд Пәйгамбәрдән (с.г.в.): «Анам үлде, мин аның исеменнән сәдака тарата аламмы?» – дип сораган. Мөхәммәд Пәйгамбәр «әйе» дигән. Шуннан Сәид тагын: «Ә нинди сәдака иң кыйммәтлесе?» – дип сораган. «Су эчерү», – дип җавап биргән Аллаһ илчесе. «Чишмә»ләрне булдыру эшендә кемнәр катнашты, кем сәбәпче булды, кемнәр ярдәм итте – Аллаһ Тәгалә һәрбарчагыздан разый булсын, әссәләмүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү.

Тантанага төрле яшьтәге – балалардан алып олы яшьтәгеләргәчә, шактый кеше җыелды. Ул рәсми төсмерле булса да, чын мәгъ­нәсендә бәйрәм рухында узды. Яшьләр рәхәтләнеп тау шуды, барлык килүчеләр тәмле пылау, кайнар чәй белән сыйланды. Ә иң мөһиме – яңа ачылган чишмәнең тешләрне камаштырыр­лык саф суыннан авыз итте.

«Чишмә» кебек игелек­ле проектларның кирәклеген районыбыз мөхтәсибе Гәбделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин һәм «Җәмигъ» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Гатауллин да үз чыгышларында ассызык­лады: «”Чишмә” кебек проект­лар ти­рән мәгънәгә, иҗтимагый әһәмияткә ия – ул безне берләштерә. Төзелгән су чыганак­ларының ишекләре һәркемгә ачык һәм кешеләр биредә очраша, күрешә, аралаша. Мондый эшләр дәвамлы булсын, бердәм булыйк, догада булыйк».
Районыбызда мондый чишмәләрнең әле тагын да барлыкка киләчәгенә шигебез юк. Яшел Үзән депутаты Ильяс Гыймадовның һәм «Меценатлар» командасының бу уңайдан планнары киләчәккә карый. Әлбәттә, «Чишмә» проекты игелекле гамәлләренең берсе, әмма бердәнбер түгел.

– Бүген ачылган объект зур түгел, әмма шәһәр өчен бик мөһим һәм кирәкле. Без җыелган «Җәмигъ» мәчете тирәлегендә 250 бала белем алырлык полилингваль мәктәп төзелеше дә бара. Хәйрия­челәр ярдәме белән быел аңа нигез салынды һәм төзү дәвам итә. Ильяс Гыймадов кебек үз тирәсенә фикердәшләреннән торган көчле команда булдыручыларның инициатива белән чыгуы бәяләп бетергесез һәм күмәк көч теләсә нинди эшне башкарып чыгарга сәләтле. Уйлап карагыз, мәктәп кадәр мәктәп салырга алыну уен эш түгел, рәхмәт аларга, – диде район башлыгы, шәһәр мэры Михаил Афанасьев. – Ярдәмләшеп, кулга-кул тотынышып эшлик, куйган максатлар чынга ашсын, сәламәт булыйк. Яшел Үзәндә һәркем куллана алырлык саф сулы икенче чишмә ачылуы белән котлыйм!

Әлбәттә инде, Михаил Павлович форсаттан файдаланып, Яшел Үзән үсешенә өлеш керткән эшмәкәрләргә Рәхмәт хатларын тапшырды.

Мәкаләнең дәвамын газетаның №3 (24 гыйнвар, 2025 ел) санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев