Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Иман нуры

Сәдака биргәндә, әрвахлар рухына барып ирешсен дип теләргәме, әллә, аның исеменнән, дип тапшырыргамы?

Укучыларыбыз ай саен активлаша бара һәм Ислам нечкәлекләренә кагылышлы бик күп сораулар җибәрә. Традиция буенча, аларга шәһәребезнең Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Гатауллин җавап бирә.

– Мәчеткә мохтаҗлар өчен кием алып килергә мөмкинме һәм кирәкме (сүз сыйфатлы һәм матур кием турында бара)?

– Ярый, әмма бүген барлык мәчетләр дә бу мәсьәлә белән шөгыльләнә алмый. Менә безнең мәчет тә, аны өләшү (тарату) кыен булганга, кием җыюны туктатты.

Мохтаҗлар да бар кебек, әмма чынбарлыкта күп­ләр кемнәрдер киеп йөргән киемнәрне алудан баш тарта, менә шундый чынбарлык.

– Сәдака биргәндә, әрвахлар рухына барып ирешсен дип теләргәме, әллә, аның исеменнән, дип тапшырыргамы?

– Әлеге очракта бу тигез хокуклы төшенчәләр – Аллаһы тәгалә бөек, ул барысын да бездән яхшырак күрә һәм аңлый.

– Коръәндә ничә аять бар? Төрле чыганакларда төрле сан күрсәтелә. Бу сорау хәтта Коръән ашында бәхәс тә уятты.

– Коръәндә 6200дән артык аять турында бертавыштан фикер булса да, бу хакта башкача уйлаучылар бар:

  • куфийчылар кырааты (аерылып торган Коръәнне уку ысулы, әйтелеш үзенчәлекләре, интонация төзелеше, темпы һәм паузаларның урнашуы) буенча Коръәндә 6236 аять бар;
  • мәккәлеләр кырыаты буенча – 6220;
  • сириялеләр кырааты буенча – 6216;
  • мәдинәлеләр кырааты буенча – 6210, 6214 яки 6217 аять;
  • басрыйлылар кырааты нигезендә Коръәндә аятьләр саны 6204, 6205 яки 6219га тигез.

Бу аермаларның бер сәбәбе – кайбер аятьләрнең кайда башлануы һәм кайда тәмамлануы турындагы фикер каршылыклары. Бу каршылыклар, үз чиратында, кыраат имамнарына барып җиткән төрле риваятьләр аркасында килеп чыккан. Ә төрле риваятьләр Аллаһның Илчесе (с.г.в.) бу аятьләрне төрле вакытларда төрлечә укыганнан соң барлыкка килгән. Яңа аятьнең башлануын билгеләү өчен, Ул һәр укылган аятьтән соң кечкенә пауза ясаган. Кайчакта исә, мәгънә бөтенлеген саклап калу өчен, ул шунда ук икенче аятькә күчкән. Шуңа күрә укыла торган текстны беренче тапкыр ишеткән кеше аны бер аять дип уйлаган һәм соңыннан аны башкаларга тапшырган. Әмма ахыр чиктә бу бары тик аятьләргә бүлү генә, ә Коръәннең эчтәлеге һәм күләме һәр җирдә бертөрле. Аны укырга, өйрәнергә һәм аның буенча яшәргә Аллаһ насыйп итсен.

Амин, хәзрәт! Тулы җавапларыгыз өчен рәхмәт сезгә! Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән исә яңа сораулар көтеп калабыз.
 

Әңгәмәне Илсөя Садыйкова алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев