Җомга көне – мөэмин-мөселманнарның догалары кабул була торган изге көн
Иман нуры

Җомга көне – мөэмин-мөселманнарның догалары кабул була торган изге көн

Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Җомга көне – иң хәерле көн. Адәм баласы шул көнне халык ителгән, шул көнне оҗмахка кертеләчәк».

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Бу изге көндә һәр мөселман:

  • гөнаһлардан тыелырга,
  • изге гамәлләр кылырга,
  • мохтаҗларга хәер-сәдака бирергә,
  • ата-анасы, туганнары, кардәшләре белән күрешеп, хәлләрен белергә,
  • Коръән укып, зикер әйтергә,
  • намаз укуга аеруча игътибар бирергә тиеш.

Җомга көнне биргән сәдакаларның, кылган изгелекләрнең әҗере дә күпкә артыграк! Бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз! 🤲


Нет комментариев