Мәүлид кичәсе мөбарәк булсын!
Ул рабигыль-әүвәл аеның унберенче көненең ахшамы кергәннән башлап, уникенче көненең ахшамына хәтле дәвам итә.
Быел исә бу көннәр 3еннән 4нче сентябрьгә каршы кичкә туры килә. Ягъни 3нче сентябрь кояш баю белән Рәсүлебезнең туган көне – Мәүлид башлана.
Бу мөбарәк кичәне без Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм өчен салаватлар әйтеп, зикердә булып, догалар кылып, Раббыбызга шөкер, хәмед-сәналәребезне белдереп үткәрсәк күркәм булачак.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көне мөселманнарда бер ай давамында бик зурлап бәйрәм ителә, ай буена мәчет-мәдрәсәләребездә вәгазь сөйләнелә, олуг шатлык белән гыйбадәтләр кылына. Мөселман өйләрендә Мәүлид ашлары уздырыла, Коръән укыйлар, Пәйгамбәребезгә багышлап салаватлар, мөнәҗәтләр әйтәләр.
Алия Гаязова фотосы, «ЯҮ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев