Кыска, ләкин бик кирәкле дога
Иман нуры

Кыска, ләкин бик кирәкле дога

Көн саен Аллаһының рәхмәте белән уянабыз, киенеп, ашап, эшкә ашыгабыз. Тормышыбызны мул итәргә тырышып яшибез.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Ләкин еш кына шөкер итәргә онытабыз. Алай гына да түгел, ризасызлык белдерәбез: җитәрлек дәрәҗәдә сәламәт, бай, матур түгелбез дибез.

Мал-мөлкәт булсын өчен, тырышлык куярга кирәк. Һичшиксез, тормыш юлы җиңел сәфәрләрдән түгел, монда сикәлтәсе дә була. Яшәгән йортның киң, ризыгыбызның мул булуны теләсәк, шушы доганы кылырга кирәк:

«Аллаһүммә-гъфирлий зәнбий үә үәссиг лий фий дәәрий үә бәәриклий фий ризкый».

«Йә, Аллаһым, кичер мине, киң вә шатлыклы кыл яшәгән йортымны һәм миңа насыйп булган тормышымны бәрәкәтле ит!»

Догалы йорт

 


Нет комментариев