Күмгәндә үлгән кешенең гәүдәсе астына ниндидер йомшак нәрсә салырга ярыймы?
Иман нуры

Күмгәндә үлгән кешенең гәүдәсе астына ниндидер йомшак нәрсә салырга ярыймы?

Әлеге сорауга «Җәмигъ» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Гатауллин җавап бирә.

Сөннәт буенча, тән җиргә кагылырга тиеш («Без сезне аннан яраттык, һәм сезне аңа кайтарачакбыз», – Коръән, 20:55).

Ләкин аерым очракларда рөхсәт ителә:
• юеш/коела торган туфракта – каберне такта яки камыш белән ныгытырга;
• яфраклардан юка катлам яисә гади тукыма җәяргә;
Ярамый:
• йомшак матрас, мендәр куллану;
• гәүдә таркалуны акрынайта торган материаллар куллану

Бу күмүдә тыйнаклык прин­цибына туры килә.

Фото: редакция архивыннан


Нет комментариев