Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иман нуры

Күңелләрне җылытырлык очрашуда

Яшел Үзәннең Мәдәни үсеш үзәгендә Әниләр көненә багышланган хәйрия хәләл маркеты узды.

Чараны Гүзәл ханым Габдрафикова оештырды. Очрашуны, гадәттәгечә, Яшел Үзән районы имам хатыйбы Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин ачып җибәрде, аның теләкләренә «Алдынгылар хәрәкәте»нең җирле бүлеге җитәкчесе Веста Калистратова, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалы координаторы Гөлгенә Әхмәтова, «Синяя птица» балаларга белем бирү үзәге директоры Динә Динмөхәммәтова, «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Гөлинә Саттарова, Бөтендөнья татар конгрессының Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Гөлнур Зыятдинова һәм башкалар кушылды. Әлеге күркәм очрашуга махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре һәм хатыннары чакырулы иде.  

Биредә төрле форматтагы сату оештырылды һәм җирле ит продукциясен авыз итәргә мөмкин иде, шулай ук төрле витаминнар, икмәк-күмәч продукциясе, кием-салым, яулык, бизәнү әйберләре, баш киемнәре тәкъдим ителде, балалар үз куллары белән башкарылган эшләрне күрсәтте. Әниләр һәм ханымнар өчен чәчәк композициясе буенча мастер-класс оештырылды, тәмле чәй өстәле артында җылы аралашу һәм Гөлсем ханымнан ана булу, хатын-кыз темасын ачып биргән лекция яңгырады. Иң яшь катнашучылар өчен беләзек үрү һәм аквагрим буенча мастер-класслар үткәрелде. 

Әлеге күркәм чара бирегә килүчеләрне азга гына булса да тормыш мәшәкатьләреннән арындырып, ял, рухи азык бүләк иткәндер дип ышанасы килә. Һәркем өйләренә бүләкләр һәм күңелле хисләр белән таралышты. Оештыручыларга һәм барлык иганәчеләргә бәйрәм өчен зур рәхмәт. Чын күңелдән ял итү өчен әллә ни кирәкми, бердәмлек тә җитә! Киләсе бәйрәмнәрдә дә очрашулар насыйп булсын.

Фотолар Гөлинә Саттарованың шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев