Киләчәк буынның динле булуына шик юк
Шәһәребезгә керү юлында ук балкып торучы Аллаһ йортыбыз – «Әл-Әнгам» мәчетендә ифтар ашы узды.
Әлеге мәҗлесне Сания ханым Закирова оештырды. Күркәм очрашуга 100дән артык дин кардәшләребез – мәчеттә белем алучы мөселманнар, ата-аналар һәм балалар җыелды. Балалар килгән кунаклар алдында үзләренең белемнәрен күрсәтте, дини хикәяләр куелды, Коръән уку, намазны дөрес башкару турында сөйләнде. Балаларның тырышлыгы һәм ихласлыгы кунакларны битараф калдырмады. Аларның һәр чыгышы – әхлакый тәрбияне һәм бердәмлекне күрсәтү иде.

Авыз ачу башланыр алдыннан «Әл-Әнгам» мәчете имам-хатыйбы Илнур хәзрәт Казаков Рамазан ае фазыйләтләре турында сөйләде һәм оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

– Мәчет куллануга тапшырылганнан бирле иң беренче башлап йөрүчеләрнең балалары, Аллаһка шөкер, әти-әниләре үрнәгендә догалар өйрәнде. Шулай булгач, киләчәк буын иманлы булып үсәр, ин шәАллаһ, – дип сөенә Сания ханым. – Мәчет ишекләре һәркемгә ачык. Теләгән һәммә кеше дин гыйлемен өйрәнә ала.
Мәчеттә олы яшьтәге әби-апаларны гына күрермен дип уйлап ялгышканмын, яшь ханымнар, кызлар да бик күп иде. Араларында балалар белән килгәннәре дә шактый. Матур киемнәрдән, шат күңел белән аралашалар. Бәйрәмчә рух күтәренкелеге сизелеп тора. Су һәм җимешләр белән авыз ачтык, намаз укылды. Шуннан соң ифтар ашына җыелдык. Өстәл мул әзерләнгән.

Ифтар вакытындагы бердәмлек һәм рухилык безнең йөрәкләрне һәрвакыт яктыртсын! Барлык катнашучыларга, ата-аналарга һәм мәчет җәмгыяте хезмәткәрләренә зур рәхмәт!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев