Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Иман нуры

Кичер, Аллаһым, гөнаһым...

Кичер, Аллаһым, ялгышларны...

Аллаһ, дисәм, күңелемә
Сөенү килә минем.
Аллаһка табынып үтә,
Аллаһка шөкер, көнем.

Тыйганнарыннан тыелам,
Кушканнарын башкарам.
Харәмне бер дә кушмыймын –
Хәләл барлык ашларым.

Сөенеп намазлар укыйм,
Теләп сәҗдәләр кылам.
Кичер, Аллаһым, гөнаһым,
Белеп, белмичә кылган.

Сөенеп Коръәнем укыйм,
Тотам уразаларны...
Үтим сөннәт гамәлләрне,
Үтимен фарызларны...

Белгәнемне, Коръәнемне,
Башкаларга өйрәтәм...
«Әлһәмдүлилләһ, мөселманмын», –
Диеп көнгә мең әйтәм...

Коръәнем – Аллаһым сүзе –
Маягым гомеремә...
Һәр адымда, һәр эшемдә
Юл күрсәтә үземә!

Кичер, Аллаһым, ялгышларны,
Гомерләрем кыскартма!
Кабер газабыннан сакла,
Тәмуг утына атма!

Кичер, Аллаһым, зинһар,
Барысы өчен, кичер!
Язсын сират күперләрен
Упкынга очмый кичү!

Сөмбелә Абдуллина.
Бишнә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев