Кешегә сынаулар ни өчен бирелә?
Кемдер юл фаҗигасеннән соң намазга баса, икенче берсе яман шеш авыруыннан дәваланганнан соң дингә килә.
Кайбер сынауларның хикмәте шунда – кеше бик каты азына икән, куркыныч сынау сәбәпле, аны уйланырга мәҗбүр итә.
Аллаһы Тәгалә әйтә: «Без аларны вакыт-вакыт яхшылык белән дә, рәхәтлек белән дә һәм начарлык, бәла-каза белән дә сынап торырбыз. Бәлки алар туры юлга басарлар. Тәүбәгә килеп, Аллаһка кайтырлар».
Чөнки проблемага юлыккач, кеше: «Ни өчен килде икән бу миңа», – дип уйлана башлый Ә инде исән калса: «Туктале, менә Аллаһы Тәгалә сынады, исән калдырды, бәлки миңа үзгәрергә форсат бирәдер», – дип фикер йөртә. Шуңа күрә менә бу сынаулар тиктомалдан гына килми икән, «туры юлга басмасмы» дип җибәрә икән аларны Раббыбыз һәм безнең бу дөньяда эшләгән гөнаһлардан арындырыр, чистартыр өчен дә.
Аллаһы Тәгалә безне ахирәттә газапларга теләми. Чөнки ахирәтнең кыямәт көнендәге гөнаһы – бу дөньяның иң куркыныч газабыннан да авыррак. Аллаһы Тәгалә кайбер колларына бу дөньяда сынау бирә, чөнки ахирәттә газапландырырга теләми.
Шулай ук, Аллаһы «Нәхел» сүрәсенең 97нче аятендә болай ди: «Кем дә кем, ир кеше яки хатын-кыз булсын, Аллаһка иман китергән хәлдә, изге игелекле гамәлләр кылса, аны Без яхшы тормыш белән яшәтәчәкбез, һәм аларга әҗерләрен алар кыла торган гамәлләреннән яхшырак итеп кайтарачакбыз».
Димәк, тормышыбызда сынаулар булып алачак, бу –котылгысыз, алар безнең иманыбызны, тәкъвалыгыбызны сынар өчен җибәрелә. Әмма, барыбер, тормышыбыз яхшы булачак. Һәм шуңа күрә үз-үзебезгә сорау бирик: «Иманыбыз бармы? Изге гамәлләр кылабызмы?».
«Аллаһыга ышанам», – ди кеше, ләкин изге гамәлләре юк, намаз укымый, ураза тотмый, хәләл белән харамны аермый.
Яки изге гамәлләр дә кыла кеше, әмма яманын да эшләүдән тайчынмый – аның калебендә рия, «мин-минлек», тәкәбберлек, көнчелек кебек чирләр оялаган, Аллаһыны башка затлар белән тиңли... Шул гамәлләре белән шушы изге гамәленә дә, иманына да зыян сала.
Шуңа күрә Аллаһы тәгалә безгә тәүфыйк-һидаятен бирсен иде, менә шушы кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып, сынау биргәндә дә: «И, Раббым, нәрсә генә булмасын, барча мактаулар сиңа гына! » – дип әйтерлек көчле иман бирсен.
Раил Фәйзрахманов вәгазеннән
Догалы йорт
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев