Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иман нуры

«Изге Болгар җыены» «КазанФорум-2026» программасына кертелде

Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен рәсми кабул итүгә багышланган «Изге Болгар җыены» тантанасы 17 майда узачак.

Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов

2026 елда бәйрәм «Россия – Ислам дөньясы» XVII халыкара икътисади форумының (Казан, 12–17 май) мәдәни программасына кертелде. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада Татарстан җитәкчелеге, Россия төбәкләреннән делегацияләр, төбәкләрдәге һәм чит илләрдәге Диния нәзарәтләре вәкилләре, шулай ук мөселман җәмгыятьләре вәкилләре катнашыр дип көтелә.

Бәйрәм программасы

09:00 – Истәлек билгесе янында концерт.

10:45 – Төп сәхнәдә пролог.

11:00 – «Изге Болгар җыены»н рәсми ачылыш. 922 елда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен рәсми кабул итүгә багышлана.

12:00 – Җәмигъ мәчете янындагы мәйданда җәмәгать белән өйлә намазы.

12:30 – Төп сәхнәдә татар артистлары катнашында концерт.

08:00–20:00 – Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә күргәзмәләр.

Музей экспозицияләре (Болгар цивилизациясе музее)

Килүчеләр өчен түбәндәге күргәзмәләр эшли:

«Нәфислек коллекциясе» – фаянс һәм фарфор савыт-саба.

«Рәсем сәнгате симфониясе».

«Җиңү бүләкләре» – 1941–1945 еллар Бөек Ватан сугышы чоры күкрәк тамгалары.

«Каллиграфия сәнгате» – шамаиль күргәзмәсе.

«Язу тарихы» интерактив мәйданчыгы

Вакыты: 09:00–12:00

Урыны: Болгар цивилизациясе музееның беренче каты.

Эчтәлеге: урта гасыр карасын ясау серләре, гарәп каллиграфиясе нигезләре.

Милли көрәш «Көрәш» ярышлары

Вакыты: 09:00–14:00

«Тәүбә» намазы

Вакыты: 10:15

Урыны: «Кече манара һәм Хан төрбәсе» архитектура комплексы территориясе.

Мәгънәсе: тәүбәгә килүгә багышлана.

Өстәмә мәгълүмат

Көн дәвамында барлык музей объектлары ачык булачак. Шулай ук Татарстанның халык һөнәрчелеге эшләнмәләре күргәзмәсе һәм аларны сату оештырылачак.

Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев