Яшел Үзән районы Бишнә авылы яшьләре дингә килә
Бишнә мәчетендә авыл яшьләре ифтар үткәрде. Мәктәп укучыларының катнашуы, директорлары Зөлфия апаларының алар белән мәш килеп, ризык өләшүләре, бергә авыз ачулары күңелгә сары май булып ятты.
Безнең клуб, китапханә хезмәткәрләренең дә мондый чараларда катнашуы нур өстенә нур булды. Аллаһ йорты – мәчеткә бу көнне халык күп килгән иде.
Авылда үзбәк Нигъмәтулла гаиләсе яши, балалары бар да динле. Тәравих намазы да алар катнашыннан башка үтми. Бар да Коръәнне матур итеп яттан укый белә. Авыл тормышында катнашып яшәүләре хөрмәткә лаек. Бу көнне дә яшьләр Илнур, Илмир һәм тагын бик күпләр безне шул үзбәк абыйлары ярдәме белән казанда пешкән тәмле шулпа, пылау белән сыйлады.
Яшьләрның бик актив булуы куандыра. Түбәтәйле малайларга һәм егетләргә карап, сөбеханАллаһ, дип куанып утырдым. Әхлак тәрбиясе шундый чаралар вакытында да бирелә инде ул. Әти-әниләре балаларыннан үрнәк алып, дингә килүчеләр дә була. Бирсен Аллаһ, шушы егетләр безнең киләчәгебез бит.
Җәлил хәзрәт авылда да, шәһәрдә дә дингә килүчеләрнең аз булуы турында борчылып сөйли. Дин буенча укытучылар да җитәрлек. Менә Бишнәдә генә дә без ике хатын-кыз укытучы: мин 8 ел укытам, Гөлсинә миннән дә күбрәк. Мәдрәсә бетергән Зөфәр дә бар. Казанда яшәсә дә, ялга әти-әнисенә кайтканда өйрәтә ала. Нигъмәтулла әфәнде балалары да дин буенча укый. Теләгән кеше алар белән өйрәнә ала.
Авыл яшьләренә тагын бер кат барыбыз исеменнән Аллаһ рәхмәте яусын. Барысының исемнәрен санап тормадым, аларны Аллаһ белә. Эшләре, тормышлары, юллары уң булсын. Әәмиин.
Сөмбелә Абдуллина.
Бишнә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев