Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иман нуры

Дога чыннан да булыша!

Шуңа ышандырырдай хәлләрне язам әле.

Үземнең бик яхшы белгән, мәчеткә йөргәндә танышып киткән дус хатыным сөйләгән иде:"Олы малай квартира алмакчы була, гаражда тик торган "Волга" машинасын сатарга хыялланып йөри бу.

Әллә кайларга белдерүләр биреп карады. Ай артыннан ай үтә, кызыксынучы да, килеп караучы да юк! Кемдер киңәш бирде бит миңа, кем икәнен дә оныттым инде хәзер:" Карынҗа догасын иртә-кич укып кара әле син!" - дип.

Доганы таптым. Ксерокстан чыгарып малайга да бирдем, ятла! - дип. "Волга" сы эченә дә куеп кайтты бу-сатасы бик килә инде! Чөнки машина гаражда торып тутыга да башлар, дип эче поша моның. Һәр намаздан соң әллә ничә укыйм бу доганы. Укый башлагач та, берәр атна үткәч, шалтыраттылар малайга - Мәскәүдән!

Берәү "Волга" лар коллекциясе туплау белән мавыга икән. Төрле елларда чыкканнарны җыя, ди. Малай машинам иске дип кайгыра иде, ә бу кеше сөенгән, миңа шундый кирәк иде какраз, дип. Икенче көнне үк килде дә, алып та китте машинаны."

... Дустым миңа да берничә данә шул доганы бирде әле:"Дөнья хәлен белеп булмый, мә, кирәге чыгар!" дип. Өйгә алып кайтып шул доганың кырыйларын, бизәкләрен матурлап буяп, агач кыса эченә тыгып элеп куйдым үзен..

... Күрше хатыны кергәч, кызыксынды: "Нинди дога элеп куйдың, апа?!" - дип. Сөйләп күрсәттем инде.
- Ә мин өч ел инде тугызынчы каттагы малосемейкамны саталмыйм, алыйм әле, мин дә укырмын, - дип, алып чыгып китте күршем. Шулай ук кадерләп агач кысалар эченә урнаштырып элеп куйганын бер кергәндә күреп тә калдым. Бик тиз сатты, озак сатылмыйча торган бүлмәсен.. Зур сөенеч булды ул аңа.

... Ә үзем Казанга күчкәндә квартирамны сатарга куйдым. Бик ашыкмыйлар алырга! Кемгәдер тәрәзәләренең кояшсыз якка каравы ошамый, кемдер, беренче кат, ди. Берсе балконда кечкенә генә ярык күргән, алам дип йөргәндә, шуны күргәч баш тартты. Эчем поша башлады бит! Шуннан һәр намаздан соң "Карынҗа" ны кат-кат укый башладым. Иртә-кич тә укыйм!

Берничә көннән, өйләнешергә йөриләр ахрысы, егет белән кыз килделәр карарга. Әй ошаттылар квартираны! "Уютно! Чисто! Первый этаж! Балкон какой большой! Главное - не солнечная сторона!" - диләр. Икенче көнне әти-әниләре килеп карадылар. Үзләренә ошаса безгә дә ошый, диделәр дә, ике көннән акчасын да бирделәр!


Менә ул дога. "Карынҗа яки хәләл кәсепләнү өчен дога" дип атала :

ӘЛЛАҺҮММӘ йәә Рабби үә Җәбраилә үә Микәилә үә Исрафилә үә Гъазраилә үә Ибраһимә үә Исмәгъыйлә үә Исхәка үә Йәгъкубә үә мунзиләл бәракәти үә мунзиләт-тәурати үәз-зәбури үәл-фуркани үә ләә хәүлә үә ләә куввәтә иллә бил-ләһиль гъалиййил-гъазыйм. Ләә иләәһә илләәл-лаһүль-мәликүл-хаккуль-мубин. Мухәәммәдүр-расүлүл-лаһи-садикуль-үәгдил-әмин. Йәә Рабби йәә Рабби йәә Хәййи йәә Каййүм йәә Зәл Җәләли үәл- Икрам. Әсъәлүкә йәә Раббәл - гъааршиль - гъазыйми ән йәрзукании ризкан хәләлән таайибән би-рахмәтикә йәә әръхәмәр-рахимиин.

(Йәмлихәә. Мәксәлиинә. Мислиинә. Мәрнш.
Дәбәрнуш. Шәзнуш. Кәфәштатайуш. Кыйтмир - болары түгәрәк кырыйларына язылган сүзләрнең укылышы. Дөресен әйтим, мин аларын догада укымадым. Тик укысаң да артык түгелдер.)

Насима садыйк.
Чыганак: Бергә күңелле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев