Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иман нуры

Бүген мөхәррам аена аяк бастык

Мөхәррам ае мөселманча яңа ел башлану ул. Димәк, без тормышыбызны яңадан, яңа биттән башлыйбыз.

1447 елга аяк басканда үткән елда кылган гамәлләребезгә күз салу, аларга бәя бирү гадәтен кертсәк иде.

Һәрбер кешегә үз-үзенә хисап бирү мөһим. Тугры хәлиф Гомәр бине Әл-Хаттаб радыяллаһу ганһе: «Сезгә хисап кылынганчы, үз-үзегезгә хисап кылыгыз. Гамәлләрегез үлчәнгәнче, үзегез гамәлләрегезне үлчәгез», – дип әйткән.

Шушы айның фазыйләтен һәм аның изге гамәлләрен күрсәтеп, Аллаһының Расүле: «Рамазаннан соң иң хәерле ураза – Аллаһның ае булган мөхәррам уразасы», – дигән.

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Аллаһы Тәгалә гамәл-гыйбадәтләребезне кабул кылып, безләрдән риза булса иде!

Тимергали хәзрәт

Фото: Илсөя Садыйкова, «ЯҮ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев