Борчуны ничек җиңәргә?
Дөньяда барган вакыйгалар бер генә кешене дә битараф калдырмады. Барыбыз да борчу, курку хисе кичерә. Нишләргә? Бу хисләрдән ничек арынырга соң?
Әгәр күңел төшенкелеге сизсәгез, «Аят Әл-Көрси» һәм «Ихлас», «Фәләкъ», «Нәс» сүрәләрен укыгыз.
⠀
«Аят Әл-Көрси»
⠀
اللَّـهُ لَا إِلَـٰهَ إِلَّا هُوَ الْحَيُّ الْقَيُّومُ لَا تَأْخُذُهُ سِنَةٌ وَلَا نَوْمٌ لَّهُ مَا فِي السَّمَاوَاتِ وَمَا فِي الْأَرْضِ مَن ذَا الَّذِي يَشْفَعُ عِندَهُ إِلَّا بِإِذْنِهِ يَعْلَمُ مَا بَيْنَ أَيْدِيهِمْ وَمَا خَلْفَهُمْ وَلَا يُحِيطُونَ بِشَيْءٍ مِّنْ عِلْمِهِ إِلَّا بِمَا شَاءَ وَسِعَ كُرْسِيُّهُ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضَ وَلَا يَئُودُهُ حِفْظُهُمَا وَهُوَ الْعَلِيُّ الْعَظِيمُ ﴿٢٥٥﴾
⠀
Әллааһү ләә иләәһә илләәһүү. Әл-хәййүл каййүүүм. Ләә тәъхузүһүү синәтү-үә ләә нәүүүм. Ләһүү мәә фиссәмәәүәәти үә мәә фил-ард. Мәң зәлләзии йәшфәгу гыйңдәһү илләә би-изниһ. Йәгъләмү мәә бәйнә әйдииһим үә мәә хальфәһүм. Үә ләә йүхиитуунә бишәй-им мин гыйльмиһиии илләә бимәә шәәәәъ. Үәсига күрсиййүһүссәмәәүәәти үәл-ард. Үә ләә йә-үүдүһүү хифзуһүмәә. Үә һүәл-галиййүл газыыыйм. «Әл-Бәкара / Сыер», 2:255
⠀
Аллаһ, Аннан башка илаһ юк, [ул башы һәм ахыры булмаган, затына муафыйк тормыш белән мәңге] Тере, [барлыкка китерелгән һәрнәрсәгә] Тереклек бирүче. Аны ою халәте дә, йокы да басмый. Күкләрдәге һәм җирдәге һәммә нәрсә – Аныкы гына. Кем Аның рөхсәтеннән башка Аның каршында шәфәгать кыла алсын? Ул [бар иткән мәхлукларыннан] элек ни булганны да, соңыннан ни булганын да [һәрнәрсәләрен] белә. Ул [өйрәтергә] теләгән нәрсәләрдән тыш, алар Аның гыйлеменнән берни дә төшенә алмый. [Гарешнең каршындагы тәхете булган] Көрсие [исә] күкләрне һәм җирне каплаган. Аларның икесен саклау Аңа бер дә авырлык китерми. Ул – Бөеклеккә ирештерүче һәм Бөекләрнең Бөеге.
Аллаhтан башка яшәмә
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев