Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Иман нуры

Авыру кешенең догасында бәрәкәт бар

Аллаһ Тәгалә биргән чирне ничек кабул итәргә? Нишләп бу авыруны миңа бирде икән, дип сыкрану гөнаһмы? Татарстан мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров безнең сорауларга ачыклык кертте.

Фото: ясалма интеллект

– Хәзрәт, авырып үлгән кешене Аллаһ җәннәткә хисап алмыйча кертә дигән сүз каян килеп чыккан?

– Безгә бөтен сынаулар да Аллаһ тәкъдире белән килә. Шуңа да иман әһеле, нинди генә мәшәкатькә юлыкса да, Пәйгамбәребез Мөхәммәднең хәдисен исә тотарга тиеш: “Мөселман кешесенә нәрсә генә: хәлсезлек, авыру, борчу, сагыш, күңелсезлек, кайгы һәм хәтта энәгә төртелү ирешсә дә, Аллаһы, һичшиксез, моның өчен аның гөнаһын гафу итәр”. Ягъни ул эзсез узмый.

Пәйгамбәребезнең сәхабалары, берәр авырлык күрмәсәләр яки инде озак вакыт чирләми торсалар, Раббым мине онытты, рәхмәтеннән ерагайтты дип борчылганнар. Дөньяда Аллаһның колы бертөрле мәшәкать күрә икән, Аллаһ Тәгалә аның хата-гөнаһларын ярлыкый. Шул рәвешле ахирәттә сынавы булмасын дип, шушы дөньяда ук пакьли. Ә инде Аллаһның тәкъдиренә сабырлык күрсәтеп, кыенлыкларны күркәм холык белән үтә алса, хәсәнәт-дәрәҗәләргә ирешәчәк. Аллаһның рәхмәте бик киң, җәннәткә дә хисапсыз кертергә мөмкин.

– Авыруның хәлен белгән өчен дә әҗер-савап языладыр?

– Пәйгамбәребезнең хәдисләрендә дә, галим-остазларыбызның китапларында да, өч төрле кеше: өеннән хаҗ кылу нияте белән чыгучы, мәчеткә гыйбадәткә баручы һәм авыру иптәшенең хәлен белергә дип чыгып китүче, исән-имин өенә кайтып җиткәнче, Аллаһның кунагы булыр, диелә. Без үзебезгә килгән кунакларга ничек кадер күрсәтәбез, Аллаһ та бу кешеләрне шулай хөрмәтли. Аннары авыру туганыңның хәлен белү туганлык җепләрен ныгытырга, кардәшлек хисләрен арттырырга булыша.

Пәйгамбәребез берәр кешенең авыруы турында ишетсә, шунда ук хәлен белергә бара торган була. Янына утырып, Раббыбыз Аллаһ безләрне шулай пакьли, кимчелекләребезне гафу кыла, дип дога кылган. Сабыр булырга һәм Аллаһның рәхмәтеннән өмет өзмәскә өндәгән.

– Авыру кеше янында нинди сүзләр сөйләшергә, аны ничек итеп юатырга кирәк?

– Хаста янында гына түгел, гомумән башка кешеләр белән гәп корганда да хәерлене генә сөйләшергә тиешбез. Үзебез, хәятыбыз, ахирәтебез өчен гөнаһлы, ялган сүзләрдән, гайбәтләрдән ерак булыйк. Ә авыру кеше янәшәсендә Аллаһны искә төшереп, Аның кичерүче, ярлыкаучы һәм рәхмәт иясе булуын әйтик. Авыруы җитди булып, үлем сәгатьләре якынайган икән, “Лә иләһә илләллаһ” (Аллаһтан башка иләһ юк) кәлимәсен әйттерик.

– “Аллаһ Тәгалә миңа бу чирне нишләп бирде?” – дип сыкрану Раббыбызга тел тидерү буламы?

– Болай сөйләнүләр хәерле эшләрдән саналмый. Аллаһ Тәгалә Коръәндә шулай дип хәбәр итә: “Әгәр дә без адәм баласына киң ризык бирсәк, нигъмәтләрне яудырсак, шул вакытта ул Аллаһ мине ярата, якын күрә, дип әйтер. Шул ук бәндәгә кыенлык, мәшәкать, бертөрле сынаулар килсә, Раббым Аллаһ мине хур итте, миңа яманлык кылды, дигән кәлимәләрне, әйтер ди”. Бу аятьләрдән күренгәнчә, адәм баласы нинди генә халәттә булса да, сәламәт булганда да, авырып киткәндә дә, аның йөрәге үзгәрмәскә тиеш.

Пәйгамбәрләр арасында иң күп авыруга дучар булган кеше – Әюп галәйһиссәламне искә төшерик. Күп еллар авырып ятып, сөякләреннән итләре кубарылып чыгып, йөрәгенә кортлар җиткән вакытта да ул Аллаһның тәкъдиреннән риза булып, Раббысын зикер иткән, Аңа өметен югалтмаган. Пәйгамбәребез хәдисендә: “Раббыңны рәхәт вакытта, сау-сәламәт булганда искә ал. Кыенлык, мәшәкать килгәндә, Раббың сине искә алыр”, – ди. Нинди генә хәлдә булсак та, сабырлык күрсәтергә тырышыйк. Аллаһ Тәгалә Коръәни-Кәримдә иманлы
бәндәләргә мөрәҗәгать итеп: «Әй иман китергәннәр, сабырлык белән намаз аша Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорагыз. Берәр бәла яисә авырлык килсә, сабыр булыгыз. Ярдәм кирәк икән, Аллаһы Тәгаләгә генә мөрәҗәгать итеп, ярдәмне Аллаһтан гына көтегез. Дөреслектә, Аллаһы Тәгалә сабыр итүче бәндәләрне ярдәменнән ташламас», – ди.

Дилбәр Гарифуллина, Догалы йорт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев