Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Иман нуры

Асыл ислам кыйммәтләрен аңлатучы бөек имам Әбу Хәнифә нәсыйхәтләре

Белеп тор, кешеләр белән яхшы мөгамәләдә булмасаң, алар сине дошман күрерләр. Хәтта, ата-анаң да синнән риза булмас.

  • Шәрәфле кешеләрне хөрмәтлә. Гыйлем әһелен бөек дип бел. Остазларга хөрмәт күрсәт. Яшьләргә мәзәк сөйлә. Гомумән халык белән якынлаш. Начар кешеләргә кире тор. Яхшы кешеләр белән дуслаш. Солтанга битарафлык белдермә. Берәүне дә түбәнсетмә.
  • Күңелеңне киң тот, әмма сереңне беркемгә дә сөйләмә.
  • Сыналмаган кемсәнең дуслыгына ышанма. Әшәке һәм хәсисләр белән дус булма.
  • Күңелеңә ошамаган эшкә тотынма. Ялганчылар дәрәҗәсенә төшмә. Хуш күңел белән яшә.
  • Сабырлы, авырлыкка түземле бул. Гүзәл әхлаклы, киң күңелле, йөрәкле бул. Киемең чиста һәм яңа булсын. Менгән атың яхшы булсын. Хушбуй куллан. Сый мәҗлесләренә юмарт бул һәркем туйсын, саран һәм кысмыр кеше һичкайчан башлык-әфәнде була алмас.
  • Сиңа килеп күрешкәнне дә, күрешмәгәнне дә барып күр. Сиңа игелек итәме, итмиме һәркемгә даими игелек ит. һәрвакыт игелектә бул.
  • Гафу ит кайбер нәрсәләргә күзеңне йом. Сиңа кыенлык китергәннәрне кире как, һәркемнең хакын хакла.
  • Авырган дус-ишләрне барып күр. Барып күрә алмасаң, хәлләрен сораштыр. Сиңа килмәгәннәр белән багланыш тот.
  • Кулыңнан килгән кадәр һәр кешегә сөеп кара. Синнән югары, түбән һәркемгә сәлам бир.
  • Сиңа килүчеләрнең һәммәсенә яңа бер мәгълүмат бир һәркем синнән ни дә булса белеп китсен. Ул мәгълүматлар әһәмиятле булсын, юкбар белән булышма.
  • Дуслык һәм эчкерсезлек гыйльми аралашуны дәвамлы кылыр. Килгәннәрне сыйла, кирәксә, хәлләренә кер. Кадерләрен бел. Җитешсезлекләренә күзеңне йом. Йомшак мөнәсәбәттә, хуш мөгамәләдә бул. Аларның һичберсеннән тарсынма һәм бизгәнлек күрсәтмә. Үзеңне аларның берсе итеп тот.
  • Кешеләргә алар кабул итмәслек нәрсәләрне йөкләмә. Алар яраткан нәрсәләрне син дә ярат. Аларга һәрдаим изге нияттә бул.
  • Тугрылык күрсәт. Тәкәббәрлекне ташла. Сине читләтсәләр дә, син аларны читләтмә, саклан. Сиңа хыянәт итсәләр дә син әманәтле бул.

tat.nur.tatar

Әлеге язма күңелегезгә хуш килсә, комментарий яза яисә аста урнаштырылган төймәләргә басып (смайллар), үз фикерегезне белдерә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев