Ана догасы
«Ананың баласы өчен кылган догасы кире кагылмый», – диелә хәдистә.
Фото: Илсөя Садыйкова, «ЯҮ»
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.
Әлхәмдүлилләәһил Раббил Гәәләмиин! Үәсъ-саләәтү үәс-сәләәмү гәләә расүүлинә Мүхәммәдиү үә гәләә әәлиһи үә әсхәәбиһи әҗемәгиин.
Бөтен мактау бары Аллаһы үә Сүбехәәнә үә Тәгаләгә! Аннан ярдәм сорыйм, Аңа тәвәкәллим. Мин шаһитлек итәм: Аллаһтан башка Илаһ юк. Мүхәммәд ﷺ – Аның колы һөм Илчесе! Аның Үзенә, нәселенә, сәхабәләренә Аллаһының Рәхмәтләре һәм сәләмнәре булсын!
әл-Бәри – һәрнәрсәне Бар итүче Раббым!
Киң Рәхмәтең белән миңа балалар бүләк итеп, миңа АНА – ӘНИ булуны насыйп иттең.
Мин — үз тормыш-яшәешемә, Үзең бүләк итеп биргән тәкъдиремә шөкер кылып яшәүче Синең сөекле колың – газиз АНА!
Әл-Кәфил – иң яхшы тәрбияләүче булган Раббым!
Бу фани дөньяда миңа амәнәт итеп биргән камил балаларымны Синең хозурыңа тапшырам. Аларның күңеле тыныч булмаса, минем йөрәгем дә тынычлык тапмый…
әл-Һәәдии, әл-Мәннән – уңышка ирештерүче Раббым! Бала-оныкларыма төпле, ныклы белем һәм бу фани тормышта хаталардан саклаучы зирәклек, тапкырлык, камил холык бир…
Синең мәхәббәтең аларның да йөрәкләрендә булсын — һәм гомерләре буена аларны җитәкләп барсын...
"Ананың баласы өчен кылган догасы кире кагылмый", – диелә хәдистә.
Әл-Мүхәйминү, әл-Хәфиз, әл-Каййүм – Саклаучы булган Раббым!
Сакла аларны яман күзләрдән, гаделсезлектән, яаыз ниятле бәндәләрдән. Аларның начар гамәлләреннән түгелгән бала-оныкларымның күз яшьләрен миңа күрсәтмә…
Кайда гына булсалар да, аларны һәрчак Синең Рәхмәтең һәм Синең кайгыртуың озатучы юлдаш булсын!
Әр-Раззак, әл-Бәәсит, әл-Фәттах – Барлыкка китерүче, Ризыкландыручы Раббым!
Бала-оныкларымның ризыклары киң, җаннары тыныч, йортлары иман нурлы җылылык белән тулы булсын!
Раббым, Синнән сорыйм,
алар камил булганга түгел, ә мин аларның анасы булганга...
һәм аларны Син күңелемә салган шул мәхәббәт белән яратканга...
Мәрхәмәтле Раббым, аларны игелекле ит һәм бу дөньядан киткәннән соң да, минем өчен догачылар булып калуларын насыйп ит.
Әәмиин. Үәлхәмдүлилләәһи Раббил Гәәләмиин. Бирахмәтикә йәә әръхәмәръ-раахимиин. Иләәһи әәмиин.
Миләүшә Сафина, Догалы йорт
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев