Зур һәм кечкенә йөрәк турында (гыйбрәтле язма)
Ике кеше яшәгән. Асылда, алар бер-берсеннән әллә ни аерылмаган, тик берсе бик зур, ә икенчесе – бик кечкенә булган. Һәм тагын, Зур Кешенең йөрәге шулкадәр бәләкәй булган ки, аның ничек тибүен ул бөтенләй диярлек үзе дә сизми икән. Ә Бәләкәй Кешенең йөрәге шундый зур булган, аның арык һәм тар күкрәгенә көчкә-көчкә сыешкан.
Зур Кеше урам буйлап мәгърур атлап барганда, тирә-юньдәгеләр: «Күрегез, әнә нинди зур кеше килә!» – дип сокланган. Зур Кешегә шулай башкалардан аерылып тору ошаган, зурлыгы аңа әһәмиятлек биргән. Ә бәләкәй кешенең мактанырлыгы булмаган: аңа беркем дә игътибар итмәгән диярлек, чөнки ул, кечкенә булганлыктан, халык арасында югалган. Ләкин, һаман алай булмаган.
Зур Кеше гомере буе үзенең кечкенә йөрәген саклау белән мәшгуль булган. Чөнки, бала йодрыгыннан да зур булмаган йөрәгенең аның зур гәүдәсе буйлап кан куарга көче җитмәс тә, үлеп китәрмен, дип курыккан. Шуңа күрә ул көннәр буе кан басымын һәм пульсын үлчәгән, күрсәткечләрен махсус дәфтәргә язып барган. Бары тик файдалы ризыклар гына ашаган һәм саф һавада күп йөргән. Ә иң мөһиме, үзен дулкынланудан, борчылудан саклаган. Моның өчен бары тик башка кешеләр өчен дулкынланмаска һәм аларның кайгы-хәсрәтләрен йөрәгенә якын алмаска гына кирәк булган. Зур Кеше шулай иткән дә: бары тик күңелле яңалыклар тыңлаган һәм күңеленә хуш килгән чараларда гына катнашкан. Әмма, барлык тырышуларына карамастан, йөрәге көннән-көн кечерәя һәм зәгыйфьләнә барган.
Бәләкәй Кешенең барысы да киресенчә булган. Аның йөрәге гел үскән һәм зурайган, күкрәгеннән сикереп чыгардай итеп типкән. Кайчакларда ул шуның кадәр зурайган, кечкенә күкрәге эченә сыешмый башлаган һәм мондый мизгелләрдә Бәләкәй Кешегә олы йөрәген тирә-ягындагылар белән бүлешүдән башка чара калмаган. Шуңа күрә, ул үләргә мөмкинлеге турында уйлап өлгерә алмаган һәм Зур Кеше кебек үзе турында кайгыртмаган, пульсын үлчәмәгән. Ул бары тик мохтаҗларга үзенең йөрәк кисәген бүләк иткән. Һәм моны эшләгәндә һәрвакытта да бик каты дулкынланган, зур җаваплылык тойган. Юк, үзе өчен түгел, әлбәттә. Аның олы йөрәге кисәген үз күкрәкләрендә йөртүчеләр өчен.
Бер вакыт Бәләкәй Кеше Зур Кешенең авыруы турында ишеткән һәм үзенең йөрәге белән бүлешергә теләгән. Үзенең олы йөрәге кисәгенең аның зәгыйфь йөрәген икеләтә ныграк тибәргә мәҗбүр итәчәгенә ул ышанган.
Әмма Зур Кеше аның ярдәмен кабул итмәгән. Әллә чит кеше йөрәге кисәге белән зарарланып үлеп китүдән курыккан, әллә могҗизалы сихәтләнүгә ышанмаган – аның Бәләкәй Кеше ярдәменнән нигә баш тартуын беркайчан да белмәячәкбез.
Алар шулай яшәүләрен дәвам иткән. Берсе йөрәген саклаган, ә икенчесе аны бүлешкән. Һәм бер көнне Зур Кеше үлгән. Бу хәл чираттагы тапкыр йөрәк тибешен үлчәгәндә булган. Ул кинәт аның әкренәюен һәм ишетелер-ишетелмәскә әйләнүен тойган... Бик каты куркуга калган һәм кемнән дә булса ярдәм сорарга теләгән, әмма андый кешесе булмавын аңлаган. Чөнки, күп еллар элек, кайгы-хәсрәтләрен, проблемаларын йөрәгенә якын алмас өчен, ул кешеләрдән үзе читләшкән.
Шунда, өметен өзеп, Зур Кеше ярдәм сорап Бәләкәй Кешегә мөрәҗәгать итәргә булган. Тик... өлгермәгән. Аның кечкенә һәм зәгыйфь йөрәге соңгы тапкыр типкән дә, мәңгелеккә туктаган. Аны соңгы юлга озатырга мулладан башка беркемнең дә килмәвен ул инде белмәгән. Һәм, кайчандыр: «Күрегез, әнә нинди зур кеше килә!» – дип сокланып пышылдашучылар аны югалтуга тамчы да кайгырмаган, ә берничә көннән, араларында кайчандыр шундый зур кеше яшәгәнен бөтенләй оныткан.
Бәләкәй Кешегә килгәндә, ни кызганыч, ул да мәңгелек түгел. Һәм, аның олы йөрәге тибүдән туктаган мизгелдә, чыдап булмаслык авырту тоеп, меңләгән кеше куллары белән күкрәген тоткан, күзләреннән яшь бәреп чыккан. Монда аптырарлык әйбер дә юк, чөнки, аларның һәрберсенең күкрәгендә үз йөрәгеннән кала, Бәләкәй Кеше йөрәге кисәге дә яшәгән, типкән.
Бәләкәй Кеше елмаеп үлгән, диләр. Ә кемнәрдер, ул бөтенләй үлмәгән, ди. Моны, әлегәчә аның олы йөрәге җылысын үзендә йөртүчеләр әйтә.
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев