Яхшылык үзеңә кайтачак (гыйбрәтле язма)
Әппитит булмаса һәм ризык тамактан үтмәсә – кемне дә булса ашатыгыз. Күңелсезлек һәм сагыш басса – кемне дә булса шатландырыгыз. Сезгә беркем дә булышмаганда – үзегез кемгә дә булса ярдәм итегез.
Тормышыгызның рәте китсә, язмыш кырысланса – кемгә дә булса яхшылык эшләгез. Әгәр дә тынычландыручыгыз, кызганучыгыз булмаса – үзегез кемгә дә булса терәк булыгыз. Һәм сезнең хәлегез җиңеләер. Хәтта боларны соңгы көчегез белән эшләсәгез дә. Җиңеләйтәчәк. Һәм көчегез кире кайта башлар. Әппитит барлыкка килер. Яшәү теләге. Һәм могҗизалы рәвештә, көтмәгән-уйламаганда ярдәм килер.
Бу галәмнең шундый сере. Моны яхшы кешеләр күптән үзләре аңлады инде. Башкаларга кылган барлык гамәлләребезне, нәтиҗәдә, без үзебезгә кылабыз. Без бербөтеннең бер өлеше. Яшәешнең кисәге.
Әгәр дә нибары гөлгә су гына сипсәгез дә, рәхәт булып китә. Иң мөһиме, чын күңелдән эшләү. Һәм безгә начар, авыр, ялгыз, ярдәмгә мохтаҗ булганда һәм чыгу юлын тапмаганда, бу гап-гади ысул ярдәм итә. Эшләп карагыз. Тирә-ягыгызга күз салыгыз. Кайдадыр янәшәдә генә сез яхшылык эшли алырлык, аңа мохтаҗ кеше бар. Һәм ул яхшылык кире кайтачак. Күп тапкырлар кайтачак. Ә сез ныграк һәм көчлерәк була барачаксыз. Һәм барысын булдырачаксыз, җиңәчәксез. Һичшиксез, булдыра алачаксыз…
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев