Яшел Үзәндә яшәүче шагыйрь Ирек Сафинның яңа китабы дөнья күрде
Яшел үзәнлеләргә үзенең искиткеч мәгънәле, туган ягына һәм аның табигатенә мәхәббәт белән сугарылган, иленең һәр вакыйгасын киң чагылдырган шигырьләре, проза әсәрләре белән яхшы таныш булган якташыбыз Ирек Сафинның чираттагы китабы яңа табадан төште.
«Язам әле, язам, тынгы белми,
Әй, Ходаем, бирче сабырлык.»
Яшел үзәнлеләргә үзенең искиткеч мәгънәле, туган ягына һәм аның табигатенә мәхәббәт белән сугарылган, иленең һәр вакыйгасын киң чагылдырган шигырьләре, проза әсәрләре белән яхшы таныш булган якташыбыз Ирек Сафинның чираттагы китабы яңа табадан төште.
600гә якын шигырьне һәм шунда ук хикәя-повестьларны берләштергән 500 битле бу калын китап «Ак тауларда Кызыл Яр» дип атала. Аңа авторның соңгы берничә елда иҗат иткән әсәрләре кергән. Кайберләре безнең «Яшел Үзән» газетасы битләрендә дә басылып чыкты һәм укучыларыбызга яхшы таныш.
Әлеге җыентык, исеме җисеменә туры килеп, «Ак тауларда Кызыл Яр» дип аталган автобиографик повестьтан башлана. Әсәргә автор үзенең онытылмас балачагын, замандашларын, туганнарын, авылдашларын – һәммәсен керткән. Һәр мизгел сагыну хисләре белән сугарылган. Бу повестьта шырданлыларның күбесе үзләрен таный алыр. Әйтергә кирәк, исемнәре кәгазьгә язылса да, ташка язылган кебек. Шуңа күрә, бөек мәгърифәтче Каюм Насыйрины биргән Шырдан ягы халкы үзләренең тагын бер талантлы якташлары белән горурлана ала. Бу китапның һәр битеннән авторның үзенең дә якташлары белән горурланып яшәве сизелә. Көн, ай, ел туган һәр фасылга, яуган яңгыр-карга, алмагачлар чәчәк атканга, алтын көзгә – барысына да мәдхия җырланган. Һәр әсәр авторның йөрәгеннән чыгып иҗат ителгән. Мәсәлән, «Әни җылысы», «Мин – татармын», «Күңелемдә карлар ява», «Шырдан катыгы», «Тукайга» һәм башкалар.
Минемчә, иҗат җимешләре тупланган бу җыентык күпләрнең өстәл китабы да була ала. Чөнки шатлыгыңны уртаклашасың килдеме, кайгыңнымы – шушы китапка мөрәҗәгать итә аласың. Һәр әсәре гади дә, затлы да, эчтәлекле дә. Һәрберсенә аңлатып бетерә алмаслык тирән мәгънә салынган. Шуңа күрә аларны кайта-кайта укыйсың, үзеңә генә кагылышлыларын таба аласың.
«Кем дә булса шигъри тәлгәшемдә
Үз язмышын бәлкем чамалар...»
Кыскасы, бу китап сыйдырган әсәрләргә иле һәм аның кешеләре турында кайгырту, хәзерге вакыйгалар агышына фикер белдерү, проблемаларны аңларга тырышу, бөек шәхесләр белән соклану кебек уйланулар салынган. Димәк, алар бервакытта да үз актуальлеген югалтмаячак.
Татар иле өчен зур эшләр башкарган Казаковлар нәселенең дәвамчысы, гомере буе шәһәрдә яшәсә дә, хәзер әти-әнисе нигезен таратмыйча, туган авылына сукмагын суытмаган бу талантлы шәхеснең яңа китабын кулыгызга алып, һәр әсәрен үзегез укып ләззәтләнегез. Андый басмалар көн саен һәм хәтта һәр елны да чыкмый. Ә Ирек Сафинның тагын бер китаплык әсәрләре инде тупланса да.
Без аны чын күңелдән яңа китабының дөнья күрүе белән котлыйбыз, иҗади уңышлар телибез. Каләме язудан бервакытта да туктамасын, илһамы ташламасын, безне – укучыларны яңадан-яңа әсәрләре белән шатландырып торсын.
«Төннәремне таңга ялгый-ялгый
Шигырь язам. Раббем хикмәте...
Әйтерсең лә эчәр суым минем,
Әйтерсең лә ачның икмәге!»
Фото: Алия Гаязова, «ЯҮ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев