Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иҗат

Балыктамы икән гаеп? (редакциягә килгән хат)

Ир белән хатын мөнәсәбәтләрендә иң мөһиме нәрсә? Әйе, әлбәттә, бер-береңне хөрмәт итү, икенче яртыңа уңайлырак, рәхәтрәк, тәмлерәк булсын дип тырышу. Менә шулар ярату нигезе булып тора. Мин моңа кадәр болай да бик күп нәрсәләргә күземне йомарга тырышып яшәдем. Ирем (инде хәзер «бывший») бар нәрсәгә, бар кешегә караганда да күбрәк үзен яратты...

...Аерылыштык. Нәрсә өчен, дисезме? Ирем әйтә, синең саранлык өянәге аркасында, ди. Әгәр дә сәбәбен хәзер дә аңламаган икән, димәк, аңардан аерылып дөрес эшләгәнмен.

Ир белән хатын мөнәсәбәтләрендә иң мөһиме нәрсә? Әйе, әлбәттә, бер-береңне хөрмәт итү, икенче яртыңа уңайлырак, рәхәтрәк, тәмлерәк булсын дип тырышу. Менә шулар ярату нигезе булып тора. Мин моңа кадәр болай да бик күп нәрсәләргә күземне йомарга тырышып яшәдем. Ирем (инде хәзер «бывший») бар нәрсәгә, бар кешегә караганда да күбрәк үзен яратты. Үз җаен күбрәк кайгыртты. Менә шуннан белегез инде аның ничек яшәгәнен: аның турында мин дә кайгыртам, комфортлы тормышы өчен барлык шартларны тудырырга тырышам һәм үзе дә кайгырта.

Әйбәт бит, ә! Әмма бөтен нәрсәнең бер чиге була. Хатын-кыз түземлегенең дә.

Бер көнне эштән соң, ач бүредәй өйгә кайтканда, юл өстендәге кибеткә кереп дүрт кисәк (стейк) сөләйман балыгы алдым. Минәйтәм, ит пешкәнне-кызганны көтеп торыр чама юк, балыкны әзерлисе тизрәк дип, акчасын да жәлләп тормадым. Әллә нигә бер ярыйдыр безгә дә сыйланырга, эшләп торабыз бит, шөкер. Шундый уйлар белән кайтып җиттем. Ирем күптән өйдә, әмма гомер ашарга әзерли торганы юк, ачтан үлсә дә. Балыкны, берничә бәрәңге кыздырдым, салат ясадым – табынны әзерләдем дә, тиз генә коенып, арыганнарны юып алырга дип, душка кереп киттем. Ун минут та узмагандыр, чыктым. Чыктым – өстәлдә миңа бер кисәк балык һәм ярты савыт салат калган. Һәм шул мизгелдә минем бөтен барлыгымны шундый сагыш, өметсезлек хисе биләп алды: әлеге кеше белән алга таба гомер итәргә ни сүзләр, ни теләк калмады. 

Шимбә көнне әйберләремне җыйдым, якшәмбе үземнең өч ел буш торган фатирыма чыгып киттем, ә дүшәмбе аерылышырга гариза яздым.

«Бывший» минем шундый адымга тиз баруыма шаккатты. «Сиңа шул балык жәл булдымы? Шуның өчен аерыласыңмы? Мин сиңа иртәгә үк зур бер балык алып кайтам, аңыңа кил!» – дип җикеренде. Әлегә кадәр мине аңардан шул балык кисәге өчен киткән дип уйлый. Ни диярсең шундый иргә, йә? Дөрес эшләгәнмен бит шундый эгоисттан китеп? Ничек уйлыйсыз, җәмәгать?

Чынлап та, хәзер миңа шундый рәхәт һәм җиңел. Әйтерсең, өстемдә тау торган. Әле бит якын киләчәктә бала да планлаштырган идек. Аллаһ Тәгалә саклаган, бер әтисезгә кимрәк. Мине аңламаучылар бик күп булды. Якыннарым да: «Әй, ирләрнең күбесе шундый инде, аңа гына түзәргә була, иң мөһиме алкаш түгел, кул күтәрми, эшли», – дип, битәрләделәр. Ә мин нигә аңа түзәргә тиеш әле? Нигә мин аңа рәхәт тормыш булдырырга тиеш, ә ул минем турында уйлап та карамый? Минемчә, хатын ире ягыннан яклау, саклау һәм бераз булса да кадерләү тоярга тиеш. Ә мин боларның берсен дә тоймадым. Ярату бер яклы гына булса, нинди гаилә инде ул? Андый мөнәсәбәт лаек булмаган кешегә хезмәт итеп яшәүгә генә кайтып кала түгелме? Ә минем бәхетле буласым, кемнең дә булса яратуын тоеп яшисем килә. Шундый ир очратсам гына кияүгә чыгып, бала табачакмын. Ә кеше сөйләсен!

Райондашыгыз Гөл.…

Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев