Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гыйбрәт булсын

Җил һәм Кояш

Бер көнне Җил Кояш белән бәхәскә керәсе иткән һәм әйткән: –Мин үземнең көч­лерәк булуымны ис­батлыйм! – дигән. – Кү­рәсеңме, әнә плащ кигән картны? Аның өстендәге шул плащын сиңа караганда тизрәк салдырачагыма иманым камил!

Кояш болытлар артына кереп качкан, ә җил давылга әверелер дәрәҗәгә җиткәнче, катырак һәм катырак исә башлаган. Әмма ул көчлерәк искән саен, карт үзенең плащына ныграк төренгән.
Ахырда, җил тынган һәм туктаган. Ә Кояш болытлар артыннан чыгып, юлчыны үзенең җылы нурлары белән кочаклап җылыткан. Картның кәефе күтәрелеп киткән, җылынган, хәтта плащын салган.
Һәм Кояш шунда Җилгә, наз һәм дустанә мөнәсәбәтнең һәрвакытта да ярсу көчтән көчлерәк булуын әйткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев