Яшел Үзәндә яшәүче Әнвәров Рәшит үзе өчен бик кадерле булган гаилә ядкәрен саклый
Ул – гомере буе атлар белән эшләгән әтисеннән калган мирас – дүрттән үргән, чуклы, каеш камчы. Ә әтисенә, заманында, үз әтисеннән, ягъни, Рәшитнең бабасыннан калган булган.
– Әткәй мин үземне хәтерләгәннән бирле атлар карады, яшь тайларны тәртә арасында йөрергә, йөгәнгә өйрәтте, скотник булып эшләде. Аның артыннан ияреп фермага менә башлаганда мин әле кечкенә идем, чөнки атларның корсак астыннан йөргәндә башым да тими иде. Әткәйнең атларга булган яратуы миңа шул яшемдә үк күчкәндер, чөнки армиягә киткәнче шулар арасында булдым, – дип, хатирәләр яңарта Рәшит. – Әмма әткәйнең атларга камчы белән тигәнен бервакытта да күрмәдем, аның нибары: «Наа, малкаай!» – дип, йомшак кына итеп дилбегә кагып куюы да җитә иде. Хәзер миндә саклана торган бабайдан калган камчы аның өчен дә кадерле булгандыр, ул күпчелек сарай түрендә эленеп торды. Ә әткәй үз куллары белән нәзек алты каештан үргән, сумала белән ышкылган искиткеч матур камчысын йөртте. Анысын да әткәй төсе итеп кадерләп саклар идем, әмма каядыр баргач, чанасыннан урлап киткәннәр иде. Мин бабайны хәтерләмим, чөнки ул сугыштан алып кайткан яраларыннан 1944 елда вафат булган. Шуңа, кулыма шушы камчыны алгач, атлардан аерылмаган балачагым, үсмер елларым, әткәйнең мине яратып һәм горурланып «малыш» диюләре, камчы сабында сакланган кул җылысы, «Мархаузен», «Шапун», «Казбек», «Җирән», «Сукыр» кушаматлы искиткеч акыллы атлар белән бәйле җылы хатирәләр күз алдыннан уза. Гади генә камчы кебек, ә ул минем өчен, үзенә гаиләбезнең якты истәлекләрен туплаган кадерле мирас, җуелмас ядкәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев