Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

Яшел калада

Бураннарны кочып йөрдем әле, Мин фәкыйрең гүя далада.

Иренемә төшеп эределәр
Ап-ак карлар Яшел калада.
Соңгы кабат саубуллашты бугай,
Яз китергән карга бураны.
Мамык карда иде иртә таңда,
Мин атлаган Гоголь урамы.
Агач башларыннан карлар коеп,
Җил малае узды сызгырып.
Кышын булса морҗа төпләрендә
Төн уздырыр иде ыжгырып.
Ябалактай карлар салмак кына
Тибрәнделәр дымсу һавада.
Табигатьнең язга тартылуы
Күңелләргә сихәт, дәва да!
Бураннарны бер туйганчы кочтым,
Урамнардан узган чагымда.
Бер килмәсәм, бер килермен әле,
Шау чәчәкле язда тагын да...
Ирек Сафин.
Яшел Үзән
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев