Татарлыгым белән горурланам Сөенеп тә туя алмыйм, Горурланып яшим татар булганга.
Татарлыгым белән горурланам
Сөенеп тә туя алмыйм,
Горурланып яшим татар булганга.
Беркемнән дә оялмыйм мин,
Татар булып туганга.
Татар булып җирдә яшимен мин,
Татар булып җирдән китәрмен.
Татар телен – изге телне,
Онытырга ирек бирмәмен.
Әти-әнием татар иде,
Әби-бабам булган татарлар.
Гомерем буе телне саклап килдем,
Балаларым да аны сакларлар.
Нет комментариев