Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

Сагыну

Өзгәләнеп сине сагынганда, Рәсемеңә карыйм яңадан. Сөюемне кире какмас идең, Хисләремне әгәр аңласаң.

Айга карыйм сине сагынганда,
Ул да ялгыз, минем кебек үк.
Күңелкәем үксеп елаганда,
Тардыр аңа салкын төнге күк.
Сине сагынганда җырлар язам,
Сандугачлар белән серләшеп.
Искән җил дә тынып кала сыман,
Керсез мәхәббәттән көнләшеп.
Болыннарга чыгам сагынганда –
Йөрәккәем шунда ямь табыр,
Чәчәкләргә чык тамчысы тугел –
Тулган күңелемнән яшь тамыр.
Азат Мәҗитов.
Бишнә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев