НИК ҮЗГӘРДЕ ИКӘН КЕШЕЛӘР???
Фирүзә

НИК ҮЗГӘРДЕ ИКӘН КЕШЕЛӘР???

Ризыкларда хәзер гел башкача, Элекечә түгел тәмнәре. Тормыш рәхәт дибез, тик нигәдер, Башкачарак яшәү ямьнәре.

Ыгы-зыгы, авыру-сырхауларның,
Чыгып тора яңа төрләре.
Тынгысызлык, курку белән үтә,
Иртәләре, көне, төннәре.

Элек яшәү рәхәт кебек иде,
Бер чамарак иде киемнәр.
Юк иде бит, бармак төртә-төртә,
Бер-береңнән көлеп йөрүләр.

Туганнар да чын туган иде бит,
Дус һәм тату иде күршеләр.
Өмә ясап йортлар төзеделәр,
Миһербанлы иде кешеләр.

Ә хәзерге яшәү, гел башкача,
Бүленделәр бай һәм ярлыга.
Фәкыйрь булсаң ашыкмыйлар хәттә,
Соңгы юлга озата барырга.

Күршеләр дә бик еш керми хәзер,
Бер-берсенең хәлен белергә.
Туганнар да бик ашкынып тормый,
Туган якка кайтып килергә.

Заманасы хәзер шундый бит дип,
Замананы берүк сүкмәгез.
Сәбәпләрен заманадан түгел,
Бары үзегездән эзләгез.

Ф. Мөхәммәтҗан 


Нет комментариев