Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

Бәхет – шатлык әчкечләрен Кайдан гына икән эзлисе

Эх, табасы иде дә бит,  Бәхеткә күмелеп килә яшисе. 

Бәхет табу җиңел түгел, 
Алып булмый хезмәт хакына. 
Кинәт кенә һавадан да 
Килеп төшми синең алдыңа. 
Бәхет бит ул сөйгән ярың белән 
Тигез, озын гомер итүең. 
Якты йөз, күтәренке кәеф белән, 
Газиз өеңә кайтып керүең. 
Авыр чаклар булган вакытларда, 
Дус-туганнар янда булсалар. 
Күршеләрең ярдәм кулы сузып, 
Бәхет сиңа теләп торсалар. 
Дөньялар да тыныч булса, 
Тату яшәү үзе бер бәхет. 
Кайгы-хәсрәт күрми генә, 
Яшәүләре инде мең бәхет. 


Госман Вәлиуллин. 
Яшел Үзән-Олы Ачасыр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев