Балачакның хатирәсе булган йомгак
Балачакның хатирәсе булган йомгак Төшеп китте кулдан тәгәрәп. Ә күңелләр төпсез кое кебек, Чума һаман төпкә, тирәнгәрәк.
Гади булып тудык бу җиһанга,
Гади генә китеп барабыз.
Тормыш дигән олуг дәрьяларда,
Яшәү көчен шунда татырбыз.
Гади генә үстек, без үскәндә
Тәрбия дә булды авылча.
Кием-салым, ашау-эчүебез,
Масаймадык, түздек барынча.
И, Ходаем, сиңа шөкер кылам,
Барыннан да авыз иттердең.
Ямау салган күлмәк-ыштан,
Тишек оекбашлар кидерттең.
Ә шулай да, без үскәндә беркем
Бармак күрсәтмәде, көлмәдек.
Чит-ят ризык ашап үсмәсәк тә,
Сөт-катыктан ачка үлмәдек.
Хәтер йомгагымны кулга алдым,
Җыештырып, килә чорныйсым.
Үтә гомер аккан сулар кебек,
Яшәү кадерен күбрәк аңлыйсың.
Ни кушсалар, шуны эшләдек без,
Басмаларда керләр чайкадык.
Телефоннар тотып утырмадык,
Авыл урамнарын айкадык.
Колхоз кырларыннан җыя идек,
Эре, сусыл, яшел борчаклар.
Барысы да вакытлыча булган,
Кайда калган безнең ул чаклар?
Мичтә тәгәрәткән бәрәңгене
Кайсыгызның килми ашыйсы?
Ялкаулыкның аръягына чыктык,
Хәзер килми су да ташыйсы.
Көннәр буе өйдә утырмадык,
Ашау-эчүне дә белмәдек.
Чәчләребез бетләп бетсә бетте,
Су буеннан кайтып кермәдек.
Ә әниләр шул бетләргә каршы
Әллә нинди дару сөрттеләр.
«Марҗа кебек бетләп йөрисез!» - дип,
Тетмәбезне безнең теттеләр.
Мунчалалап, ышкып юдырттылар
Буялмаган идән тактасын.
Хәзер мунчаланы кулланмыйлар,
Тырышсаң да эзләп тапмассың.
Резин итек, тишек кәлүшләрне
Юа идек агымсуларда.
Басма өсләрендә концертын да куйдык
Үзебез кебек тыңлаучыларга.
Сабан туйларына бара идек
Тезелешеп, җиккән атларда.
«Копильник»ка тиен акча җыйдык,
Бушап калган шырпы капларга.
Кичләр җиткәч, урам яңгыратып,
Без уйнадык төрле уеннар.
Кем уйлаган, безнең тавышлардан,
Килер бер көн, урам да тынар...
Караңгыга чаклы чана шудык,
Пәлтә чабулары катканчы.
Шыкы куя идек бәрәңгедән,
Шакылдаттык тәрәз ватканчы.
Хатирәләр тулы йомгагымны
Бер чорныйм да, кабат сүтәмен.
Сабый вакытларым искә төшеп,
Кыш бабайдан бүләк көтәмен.
Әй, яшьлекнең шушы мизгелләре,
Туктатасы еллар агышын.
Бер генә көн, бары бер генә көн,
Басар иде сагыну сагышын.
Тоткарлыйсы бераз вакытларны,
Сабый чакка кайтып киләсе,
Җыелышып, нәкъ элекке кебек,
Барыбызны бергә күрәсе...
(Авторын белүчеләр булса, хәбәр итүегезне сорыйбыз)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев