Бала бәхете
Әнкәй барда без бәхетле бала, Туган йортлы, изге догалы. Ул сораган белән бәла-каза Кагылганы, шөкер, юк әле.
Әнкәй барда без бәхетле бала.
Кемнәр безне шулай ярата?
Ни кылсак та мәхәббәте сүнми
Сөйгән баласына карата.
Әнкәй барда без бәхетле бала.
Бар бер көткән кеше җиһанда.
Тормыш ничек авыр күренсен соң
Әнкәй хәтле әнкәй булганда?!
Физәлия Дәүләтгәрәева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев