20 май 2025 яңалыклары
-
Яшел Үзән районы Карашәм авылында Фаил Шәфигуллинның 86 еллыгына багышланган искә алу кичәсе узды
Карашәм мәдәният йортында күренекле татар язучысы, якташыбыз Фаил Шәфигуллинның 86 еллыгына багышланган искә алу кичәсе үткәрелде.
-
Яшел Үзән Иҗат үзәгендә «Сәламәтлек» Спартакиадасы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды
Бүген Иҗат үзәгендә Яшел Үзән районы мәгариф хезмәткәрләре арасында «Сәламәтлек» Спартакиадасы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды.
-
Чүп үләннәреннән ашлама ясыйбыз
Дөньялар яшелләнде, күңелләр яшәрде һәм бакчадагы эшләргә җиң сызганып тотынырга әзербез. Чөнки табигать матурлыгын күреп күңел шатлана, ә күтәренке кәеф белән теләсә нинди хезмәт «җырлап» бара. Инде кырый-кымтыктагы үләннәрне чабарга да вакыт җитте. Әмма аларны әрәм итмәскә, ә утырткан яшелчәләребезгә ашлама әзерләүдә кулланырга, җәмәгать, яме. Бернинди химияләрсез, менә шуның ярдәмендә генә дә бакчаларыбыз гөрләп үсәчәк.
-
«Кара исемлек»кә кемнәр кертеләчәк?
Белеп тор! Россиядә 25 майдан алимент буенча бурычлылар исемлеге эшли башлый.
-
«Сөйгән ярым соңыннан күрәлмас кешемә әверелде» (язмыш)
Кинәт! Нәрсә булды соң әле бу? Ниндидер олы әйбер бәрелүдән машина чалулап китте. Мин чырайлап кычкырып җибәрдем. Юлдан түбән әйләнмәс өчен, егетем тормозга басып өлгерде. Бермәлгә аңсыз калган идек, икебезне дә чыелдап сызгырган тәгәрмәч тавышы гына айнытып җибәрде... Юл кырыенда йөзтүбән яткан кара киемле ирнең башыннан кан ага иде...
-
Мәҗбүри медицина иминияте полисларын кулланып алдау очраклары ешайды
Мошенниклар «Ак Барс-Мед» компаниясендә мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча иминиятләштерелгән татарстанлыларны ешрак алдарга тырыша.
-
Бөек Җиңүгә – 80. Мулла Иле олуг шәхесләрен барлый
2 май көнне Мулла Илендә Бөек Ватан сугышында шәһит киткән һәм тылда җиңүне якынайту өчен көч куйган авылдашларыбызны искә алу кичәсе үтте. Авылыбыздан фронтка 609 кеше китеп, аларның яртысы яу кырында ятып калган.
-
Тозның йод кушылганы файдалырак
19 - 25 май – эндокрин системасы авыруларын профилактикалау атналыгы (25 май – Бөтендөнья калкансыман биз көне уңаеннан)
-
«Күрмәгәннең күрәсе, күргәннең качасы килә!» (Илсөя Бәдретдинова концертыннан соң уйланулар)
Күрмәгәннең күрәсе, күргәннең качасы килә! Әлеге мәкаль Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова концертына бераз туры да килә кебек. Тамашачылар арасында күрергә килүчеләр дә, качучылар да бар иде. Качу дигәндә, концерт беткәнне көтмичә чыгып китүчеләрне күздә тотып әйтүем.
-
VII ачык Евразия сугышчан сәнгать уеннарында Яшел Үзән шәһәре спортчылары уңышка иреште
15-19 май көннәрендә Уфада VII ачык Евразия сугышчан сәнгать уеннары узды.
-
Корбанга сарык яки сыерны ничә сумга алып булачак?
Корбан гаете алдыннан Татарстан мөселманнары бәйрәм көннәрендә корбан чалу өчен сарык яки сыерлар сатып ала. Корбан малы күпмегә төшәчәге турында «Татар-информ» хәбәр итте.
-
Татар җанлы укучыларны шигърият берләштерә. Әйшә гимназиясендә традицион бәйге узды
Һәр яз Әйшә гимназиясенә ашкынып киләбез. Чөнки нәкъ менә биредә шигърияткә гашыйк райондашларыбыз җыела.
-
Татарстанда һәр икенче өлкән буынның вәкилен актив эшчәнлеккә җәлеп итәргә планлаштыралар
Бүген Татарстан Республикасында 4 млн граждан яши, шуларның 935 меңе – эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәк гражданнар. Республикада уртача гомер озынлыгы 75,2 ел.
-
Газетага язылу чорында «Яшел Үзән» редакциясе елдагыча ярдәм кулы сузучы дусларыбызга рәхмәт белдерә
Татарстан төбәк хезмәттәшлегенә һәм үсешенә ярдәм фондының Марина Чернова җитәкчелегендәге Яшел Үзән филиалы, традицияне саклап, быел да зур булышлык күрсәтте.
-
Китек кыңгырау (хикәя)
Йөрәк бер мизгелгә тибүдән туктап торды. Диагнозны шундук аңлады... Ул кинәт җиргә чүкте. Бөтен гәүдәсе белән салкын карга җәелде. Күзләрен челт-мелт китереп бер ачты да бер йомды. Кабат кәгазьгә төбәлде... «Ампутирование... нижних конечностей...» Шактый озак шулай утырды ул. Таза, көчле Котдусны ике аяксыз, кулсыз итеп күз алдына китерергә тырышып карады...