Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Татар җанлы укучыларны шигърият берләштерә. Әйшә гимназиясендә традицион бәйге узды

Һәр яз Әйшә гимназиясенә ашкынып киләбез. Чөнки нәкъ менә биредә шигърияткә гашыйк райондашларыбыз җыела.

Габдулла Тукай исемендәге «Ватан өчен яшәү – безнең бурыч!» дип исемләнгән муниципаль шигырь уку бәйгесенә авыл һәм шәһәр мәктәпләреннән 50гә якын гариза кабул ителгән иде. Быел ул 14нче тапкыр узды.

Бәйгегә керешкәнче гимназия укучылары әзерләгән искиткеч мәгънәле концерт номерларын карадык. Ана телендә рәхәтләнеп җырлыйлар, сөйлиләр, уен коралларында уйныйлар, бииләр. Афәрин, дип, горурланып утырдык. Һәр чыгышның Ватанга мәхәббәт, патриотик рухта үрелеп баруы да урынлы булды.

Бәйгедә катнашучыларга мәгариф идарәсе укыту-методик бүлегенең милли мәгариф һәм төбәкара хез­мәттәшлек буенча методисты Роза Сәлахова, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, хезмәт ветераны Әлфия Мирхәйдәрова, мәгариф өлкәсенә күзәтчелек һәм контроль департаментында күп еллар эшләгән хезмәт ветераны Илгизә Гомәрова, мәгариф өлкәсенә күзәтчелек һәм контроль департаменты эксперты Нурия Шәрифҗанова, «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Гөлинә Саттарова, Татарстан язучылар берлеге әгъзалары Рифат Сәлах, Ленар Шәех, Галимҗан Гыйльманов, шулай ук Галиәскәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары бәя бирде. Алар катнашучыларның шигырьләрне сәнгатьле укуына, сөйләү һәм сәхнә культурасына, башкару осталыгына игъти­бар итте. Нәтиҗәләр дә сөендерерлек. Менә алар:



1-4нче сыйныфлар арасында:
Гран-при – Бишнә мәктәбенең 4нче сыйныф укучысы Энҗе Гыйниятуллина;
I урын – Осиново гимназиясенең 3нче сыйныф укучысы Раяна Габитова;
I урын – Раифа урта мәктәбенең 2нче сыйныф укучысы Эмиль Вахитов.

5-8нче сыйныфлар арасында:
Гран-при – М.В.Ломоносов исемендәге 18нче күп профильле лицейның 8нче сыйныф укучысы Ләйлә Хәялиева;
I урын – Осиново гимназиясенең 5нче сыйныф укучысы Нияз Вәлиуллов;
I урын – 10нчы гимназиянең 6нчы сыйныф укучысы Кирилл Маркин.

9-11нче сыйныфлар арасында:
Гран-при – Әйшә гимназиясенең 9нчы сыйныф укучысы Язилә Якупова;
I урын – Обсерватория мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Әлфия Гыйльметдинова;
I урын – 4нче мәктәпнең 10нчы сыйныф укучысы Айгөл Ризванова.
Бәйгедә җиңүче укучыларга мәгариф идарәсенең дипломнары тапшырылды. Котлыйбыз!

– Ел саен теләп киләбез һәм һәрвакыт бәйгегә яңа бер төсмер өстәлә. Хәрби киемнән егет-кызларның каршы алуы да Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилеен ассызыклый. Тукай бәйрәменә дә Җиңү көне яраклаша икән. Без моны балаларның чыгышларында ачык күрдек. Бәйгедә катнашкан һәр бала җиңүче. Шуңа да без дә канәгать булып, нурлы күңел белән, шатланып кайтып китәбез, – дип фикерен җиткерде Галимҗан Гыйльманов.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев